16+

Татар Википедиясендә юбилей

Интернетта татар телендә төрле өлкәләргә караган мәгълүмат туплаган Татар Википедиясе проектында чираттагы юбилей: Татар Википедиясе 15 мең мәкалә чиген узды. Бу адым Википедиянең татар телендәге бүлеген башка Википедияләр рәтендә чираттагы югары дәрәҗәгә куя. Пенза өлкәсенең Оз татар авылына багышланган 15 меңенче мәкалә (http://tt.wikipedia.org/wiki/Оз) Илнур Габидуллин тарафыннан язылды. Википедия проекты 2001...

Интернетта татар телендә төрле өлкәләргә караган мәгълүмат туплаган Татар Википедиясе проектында чираттагы юбилей: Татар Википедиясе 15 мең мәкалә чиген узды. Бу адым Википедиянең татар телендәге бүлеген башка Википедияләр рәтендә чираттагы югары дәрәҗәгә куя. Пенза өлкәсенең Оз татар авылына багышланган 15 меңенче мәкалә (http://tt.wikipedia.org/wiki/Оз) Илнур Габидуллин тарафыннан язылды.
Википедия проекты 2001 елның 15 гыйнварыннан ирекле универсаль интернет-энциклопедия буларак эшли башлый. Монда һәркем автор була ала. Википедия - түләүсез проект. Биредә мәкаләләрне гади кешеләр акча өчен түгел, ә тел үсеше өчен язалар. Телләр бүлекләре арасында иң зуры - Инглиз Википедиясе (3 миллион 900 меңнән артык мәкалә). Рус Википедиясендә мәкаләләр саны 800 меңнән арта.
Википедиянең татар бүлеге 2003 елның 15 сентябрендә ачыла. Башта ул тулысынча латин әлифбасында эшли. 2009 елның языннан башлап Татар Википедиясе актив рәвештә кирилл әлифбасын куллана һәм зур популярлык яулый. 2009 елның 28 декабрендә Татар Википедиясендә 5 меңенче мәкалә языла. 2011 елның 8 июлендә ул 10000 мәкалә чиген уза.
2009 һәм 2010 елларның «Татнет йолдызлары» бәйгесендә Татар Википедиясе «Туган тел» номинациясендә беренче урын яулады. 2011 елда проект «Белем җәүһәрләре» бәйгесендә җәүһәр исеменә лаек була.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading