16+

«Татарлыгымны күрсәтәсем килде»

Әфганстан күпләрнең язмышына сугыш сүзе белән янәшә керде. Бу ике сүз әле дә кемнәр өчендер синонимнар булып ишетелеп, йөрәкләре «жу» итеп китә торгандыр. Әти-әнисенә гомерлек хәсрәт китереп, әлеге сугыштан аяксыз кайтса да, Россия Герое Ильяс Дауди нигәдер башка фикердә. Юк, сүз барын да инкяр итү турында бармый.

«Татарлыгымны күрсәтәсем килде»

Әфганстан күпләрнең язмышына сугыш сүзе белән янәшә керде. Бу ике сүз әле дә кемнәр өчендер синонимнар булып ишетелеп, йөрәкләре «жу» итеп китә торгандыр. Әти-әнисенә гомерлек хәсрәт китереп, әлеге сугыштан аяксыз кайтса да, Россия Герое Ильяс Дауди нигәдер башка фикердә. Юк, сүз барын да инкяр итү турында бармый.


1992 елда Россия Әфган ветераннары оешмасын төзү артыннан йөрүчеләрнең берсе нәкъ менә Ильяс Дауди үзе була. Үз хисабына 80нән артык инвалидка протез куйдыртучы да ул. Мәскәүдә хәрби хезмәт инвалидларын социаль яклау фонды да аның инициативасы белән оештырыла һәм 14 ел дәвамында ул аның башкарма директоры да булып тора. Монда фәлсәфә башкада: «Еллар үткәч тә, киредән кайтып үзгәртмәслек карарлар кабул итү» - әнә шундый тормыш шигаре белән яши үз чорыбыз Герое. (Бу хакта «ШК», 2010 ел, 18 март санында язган идек инде.) Моннан ун еллар элек Сафин фамилиясен Даудига алыштыруын да шундый җитди адымнарның берсе дип бәяли Ильяс. Азнакайның Геройлар аллеясында әле күптән түгел аның үз бюсты ачылу тантанасы булып үтте.
- Язмышыгызга сугыш кагылмаса, яраланмасагыз, Сезнең тормыш ниндирәк булыр иде икән? Ул хакта уйланганыгыз бармы?
- Дөресен әйтим: тыныч тормышта да, сугыш вакытында да мин үткән юл бик үк гади булмады. Минем өчен гаделлек, тәрбиялелек һәрвакыт югары торды. Әфганстан ул - үзем сайлаган язмыш. Мәскәүдә Губкин исемендәге нефть һәм газ институтында беренче курста укыган җирдән хәрби комиссариатка барып, үз теләгем белән Әфганстанга җибәрүләрен сорадым. Ә анда: «Акылдан яздыңмы әллә? Монда ничек бармый калырга белми йөриләр. Әнә, күрәсеңме, чират! Ә син үлемгә атлыгып торасың. Кит моннан, яңадан күзем күрмәсен!» - дип каршы килсәләр дә, карарым ныклы иде - бер атна дигәндә теләгемә ирештем. Чөнки Әфганстанда гомерләре өзелгән якташларымны җирләгәндәге кайгы-хәсрәтнең никадәр авыр икәнлеген үз күзләрем белән күрдем. Җитмәсә, безнең тулай торакка Әфган сугышында катнашкан бер бик аз сүзле аксак егет кунакка килеп йөри иде. Үземне әлеге сугыш, ул китергән сынаулар аша үтәргә тиеш, дип санадым. Ничек кенә сәер тоелмасын, мин бу сугыштан үзем өчен бик күп яхшылык, сафлык алып чыктым. Әфганстан ул - минем тормышымның иң кадерле, иң истәлекле еллары. Иң якты, иң чиста еллары да дияр идем. Ә бит уйлап карасаң, ул минем сәламәтлегемне алды, әти-әниемә никадәр кайгы китерде. Шул ук вакытта, үткәннәрне кире кайтарырга мөмкин булса, әти-әнием ялынса да - мин барын да үземчә эшләгән һәм үзгәрешсез калдырган булыр идем. Шинданда, Кабулда алты тапкыр хирурглар пычагы астына ятарга туры килде. Тән ярасыннан өзгәләнүләрне дошманыма да теләмәс идем. Нинди генә сугыш булмасын, ул кешенең рухын ныгыта, күп кенә нәрсәләргә башкача карарга мәҗбүр итә. Дуслыкны бәяләргә өйрәтә, Туган илгә, әти-әниеңә, бергә үскән сабакташларыңа булган мәхәббәтне арттыра. Әфган сугышы да искәрмә түгел.
- Сез һәрчак дуслык төшенчәсенә басым ясыйсыз.
- Мин шулай уйлыйм: кеше иң әүвәл үзенең әти-әнисен яратырга тиеш. Өлкәннәрне хөрмәт итәргә өйрәнергә кирәк. Моны йөрәге белән сизгән, тойган өлкәннәр сезнең белән иң кадерле нәрсәләрен бүлешәчәк. Иң кадерле дигәнем - тормыш тәҗрибәсе. Ә ул бик кыйммәтле йөк. Үзеңне мәгънәсез хаталардан аралау өчен, зирәк акыллы өлкәннәр белән ешрак аралашырга кирәк.
- Сез үзегезгә Герой исеме бирелгәндә Россия Президенты янына да шушы кыяфәттә - түбәтәйдән бардыгыз. Улыгыз Даут та чигүле түбәтәйдән иде ул көнне. Сез моңа махсус басым ясадыгызмы?
- Әлбәттә. Минем татар кешесе булуымны ассызыкларга кирәк иде. Башкалар кебек тә барып була иде, билгеле. Ул очракта бары тик минем экзотик фамилиям генә башкаларныкыннан аерылып торачак иде. Ә минем нәкъ менә татарларның РФнең хәрби мөмкинчелегенә, хәрби әзерлегенә бик зур өлеш кертүче титуллы, затлы халык икәнлеген күрсәтәсем килде. «Без алда! Без алдагылар сафында», - дип белдерәсе....
- Герой исеме бирелү турындагы хәбәрне балаларыгыз, сорау катыш гаҗәпләнү белән: «Әти, син Герой түгел идеңмени?» - дип кабул иткәннәр иде. Хәзер нәрсә диләр?
- Без ул турыда бөтенләй сөйләшмибез.
- Ә бюст куелу турында алар беләме?
- Өйдән киткән вакытта әйттем. Бик зур вакыйга буларак кабул иттеләр.
- Күзләрдәге яшь. Бу дулкынланумы? Шатлык яшьләреме?
- Монда бөтенесе дә бар. Мин моны үз шәхесемә күрсәтелгән хөрмәт итеп кенә кабул итмим, ә тарихның героик үткәнебезгә йөз белән борылуы, яу кырында гомерләре киселгән әфганлы егетләребезне искә алу дип бәялим.
- Сездә Әхмәдулла бабагыз язмышы кабатлана, диләр?
- Бу чыннан да шулай. Әхмәдулла бабай Идрисов 112 нче атлы дивизиядә хезмәт иткән. Кайчагында аны Башкорт дивизиясе дип, кайчагында Брянск дивизиясе дип йөрткәннәр. Гаскәр белән көнбатышка барганда аларны Брянск фронтында авиация утка тота. Шунда ул каты яраланып, аның да минеке кебек үк боттан уң аягын кисәләр. Бу - нәкъ минеке шикелле үк яралану. Бабай шул көйгә дә гайрәтле кеше була, бик ныклы, төпле гаилә кора. 9 бала үстереп, аларга югары белем бирә. РСФСРның атказанган табибәсе - әнием Рәйсә Әхмәт кызы - шуларның берсе. Әхмәдулла бабай минем өчен һәрвакыт совет солдатының намусын, дәрәҗәсен күрсәтүче өлге булып торды.
- 6 балагыз бар. Аларда сез күрергә теләгән сыйфат нинди?
- Иң мөһиме - алар туган илне яратырга тиеш.
- Нинди хыяллар белән яшисез?
- Сугышта кешеләрнең үзара мөнәсәбәтләре турындагы китап язасым килә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading