16+

 Татарстан җилне дә эшкә җигәргә җыена

 Башкаланың «Казан Экспо» күргәзмәләр үзәгендә 5-7 апрельләрдә энергетика һәм энергия чыганакларын нәтиҗәле файдалану буенча Татарстан халыкара форумы була. Әлеге чара Татарстан Хөкүмәте күрсәтмәсе нигезендә оештырыла.

 Татарстан җилне дә эшкә җигәргә җыена

 Башкаланың «Казан Экспо» күргәзмәләр үзәгендә 5-7 апрельләрдә энергетика һәм энергия чыганакларын нәтиҗәле файдалану буенча Татарстан халыкара форумы була. Әлеге чара Татарстан Хөкүмәте күрсәтмәсе нигезендә оештырыла.

Республиканың сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Марат Минибаев “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында уздырылган матбугат конференциясендә таныштырганча, Россиянең 22 төбәге җитәкчеләре, федераль хакимият органнары вәкилләре һәм эре компанияләр   ягулык-энергетика комплексын үстерү, энергияне сакчыл файдалану, энергетика тармагын цифрлаштыру, электр транспорты җитештерү мәсьләләре турында фикер алышачак, хезмәттәшлекне ныгыту юлларын барлаячак.

—  Чит ил товарларына алмаш булдыруда актив чаралар күрелә. Мисал өчен, электр һәм элемтә кабельләре, трансформаторлар, энергетикага караган аппаратлар үзебездә җитештерелә. Татарстанда җил энергиясен сәнәгать максатларында куллану буенча фәнни тикшеренүләр дәвам итә, бу проекттан баш тартылмады,-дип җавап бирде Марат Минибаев “Шәһри Казан” газетасы соравына.

Форум кысаларында “Без энергия нәтиҗәлелеген сайлыйбыз” темасы астында махсус яшьләр көне үткәрелә. Студентлар, мәктәп укучылары энергетика компанияләре вәкилләре белән очраша, викториналар һәм конкурслар үткәрелә. 

“Казан Экспо” күргәзмәләр үзәге генераль директоры урынбасары Игорь Астафьев әйткәнчә, форум көннәрендә TatEnergyExpo-2023 күргәзмәсе эшли. Анда Россиядән һәм Белоруссиядән 71 компания энергетика өлкәсенә караган продукциясен күрсәтә. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading