16+

«Татарстан – маякка тиң»

Россиягә ислам дөньясы финанс базары инструментларын җәлеп итү өчен, Россия законнарын алдынгы нормалар белән тәңгәлләштерергә кирәк, дип белдерде РФ Федерация Советы Рәисе урынбасары Ильяс Умаханов ТР Дәүләт Советында узган матбугат конференциясендә.

«Татарстан – маякка тиң»

Россиягә ислам дөньясы финанс базары инструментларын җәлеп итү өчен, Россия законнарын алдынгы нормалар белән тәңгәлләштерергә кирәк, дип белдерде РФ Федерация Советы Рәисе урынбасары Ильяс Умаханов ТР Дәүләт Советында узган матбугат конференциясендә.

Әлеге очрашу Казан Ратушасында «Ислам дөньясы парламентарийлары уңайлы эшлекле һәм инвестиция климаты урнаштыру яклы» дигән темага үткән конференциянең нәтиҗәләренә багышланды. Ул исә «KAZANSUMMIT-2012» кысаларында уздырылган иде. Казан саммитының көн тәртибенә быел беренче тапкыр парламентарийлар дискуссиясе кертелде. Дәүләт Советында узган очрашуда И. Умаханов, саммит уңышлы үтте, дип белдерде һәм республика җитәкчелегенә рәхмәт сүзләрен җиткерде. Ул: «Татарстан бүген, үсеш моделе буларак, бик зур кызыксыну уята. Бу модель төрле конфессияләрнең традицияләре үсешен, икътисади прогрессны һәм яңа идарә технологияләрен органик рәвештә бәйли. Татарстан - маякка тиң, ул Россиянең башка төбәкләре өчен үрнәк булып тора», - диде. Ильяс Умахановның әйтүе буенча, күп кенә чит ил кунаклары да республикабызга шундый ук бәя бирә.
Төркия Бөек Милли Ассамблеясы әгъзасы Мәүлет Чувашоглы да үз чиратында саммитның файдалы һәм нәтиҗәле булуын ассызыклады.
Россия халыклары Ассамблеясы рәисе Рамазан Абдулатипов: «Татарстанның күрсәтерлек әйберләре бар», - дип билгеләп үтте.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading