16+

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Дәүләт Советының махсус консультатив комиссиясе составына керде

Комиссия составында үз вазифаларында нәтиҗәле эш күрсәткән 19 субъект башлыгын күрергә була. Алар арасында, Рөстәм Миңнехановтан тыш, Мәскәү мэры Сергей Собянин, Чечня Республикасы башлыгы Рамзан Кадыйров, Ростов өлкәсе губернаторы Василий Голубев, Ненец автономияле округы башлыгы Игорь Кошин, Волгоград өлкәсе җитәкчесе Андрей Бочаров һәм башкалар бар.

Консультатив комиссиянең төп функциясе - төбәк сәясәте үсешенең төп юнәлешләрен билгеләүдә катнашу. Чарада катнашучыларның барысына да чакыру телеграммалары юлланган. Аңарда, комиссия Президентка ил һәм аның субъектларының аеруча мөһим социаль-икътисади үсеш проблемаларын билгеләүдә ярдәм итү өчен чакырыла, диелгән. Аның составы дәүләт башлыгы тарафыннан губернаторлар корпусы арасында югары эшчәнлек нәтиҗәсенә ирешкән төбәк җитәкчеләре арасыннан сайлана.

Комиссия утырышлары елга ике тапкыр узачак. Яңа комиссиянең беренче утырышы 23 декабрьгә билгеләнгән, анда төп мәсьәләләр бюджетара мөнәсәбәтләр проблемалары һәм төбәкләрдә кризиска каршы көрәш булачак.

Фото: president.tatarstan.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading