16+

Татарстанда аракы эчеп үлүчеләр саны арта

Татарстанда легаль алкоголь продукциясенең сату күләме кими. Ләкин бу, халык азрак эчә башлагандыр, дип сөенергә сәбәп түгел. Чөнки контрафакт алкоголь, халык телендәге «фанфурик»лар, киресенчә, бик әйбәт сатыла. Татарстанның дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Игорь Марченко сүзләренчә, спирт күләме күп һәм бәясе арзан булганга, «фанфурик»ларны аеруча аз керемле кешеләр кырылып ала. Шул...

Татарстанда легаль алкоголь продукциясенең сату күләме кими. Ләкин бу, халык азрак эчә башлагандыр, дип сөенергә сәбәп түгел. Чөнки контрафакт алкоголь, халык телендәге «фанфурик»лар, киресенчә, бик әйбәт сатыла.
Татарстанның дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Игорь Марченко сүзләренчә, спирт күләме күп һәм бәясе арзан булганга, «фанфурик»ларны аеруча аз керемле кешеләр кырылып ала. Шул ук вакытта биш ай эчендә сыйфатсыз алкоголь эчеп, Татарстанда 600 кеше агуланган, шуларның 161е җан-тәслим кылган. Узган елның биш аенда 10 кешегә азрак агуланып, 108 кеше үлгән булган. 2012 ел белән чагыштырганда, быелгы биш айда халык легаль хәмерне 36 процентка азрак алган. 2014 елда рес­публикада кеше башына тугыз литр аракы һәм 60 литр сыра сатылган.
- Алкоголь продукциясе күләмен киметүдә, яшьләрне спортка җәлеп итүдә дәүләт сәясәтенең өлеше зур, әмма бу күрсәткеч аркасында сату 2‑5 процентка гына төште. Сату күләме кимү 2012 елда аракы бәясе арткач та күзәтелде. Шул ук вакытта халыкның кереме, ни кызганыч, алай тиз үсми. Алкогольне күпләп эчкән кешеләр үлемгә китерә торган суррогатка күчте, - дип аңлатты Игорь Марченко.
Күптән түгел кабул ителгән Татарстан законы буенча, бүгеннән республикада торак йортларда һәм аларның янкормаларында эшли торган барлар (аларның саны 300гә тула) үз эшчәнлекләрен туктатырга тиеш. Әгәр статусларын кафе яки ресторанга үзгәртсәләр, аларга бу закон кагылмаячак. Игорь Марченко әйтүенчә, яңа закон сәрхушләр күпкатлы йортларда яшәүчеләрне тынгысызламас өчен, икенчедән, сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү максатын күздә тотып эшләнгән. «Яңа канун исерткеч эчемлекләрнең сатылу күләменә аяк чалмас», - диләр Дәүләт алкоголь инспекциясендә.
- 2010 елда алкогольне төнлә сатуны туктаткач, бер ел эчендә аның күләме нибары бер процентка төште - диде Игорь Марченко.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading