16+

Татарстанда басынкы йөрәкләр дә ялкынлана

Казанда узучы БРИКС Уеннары кысаларында, 3 метр биеклектәге трамплиннан суга сикерү ярышында Россия спортчысы Александр Бондарь алтын медаль яулады. Икенче – Никита Шлейхер (Россия), өченче – Хесус Гонсалес (Венесуэла).

Татарстанда басынкы йөрәкләр дә ялкынлана

Казанда узучы БРИКС Уеннары кысаларында, 3 метр биеклектәге трамплиннан суга сикерү ярышында Россия спортчысы Александр Бондарь алтын медаль яулады. Икенче – Никита Шлейхер (Россия), өченче – Хесус Гонсалес (Венесуэла).

Россия җыелма командасы инде 243 медаль алуга иреште. Аларның 114е – алтын, 80е – көмеш, 49ы – бронза. Медальләр саны буенча икенче – Белоруссия, өченче – Кытай.

БРИКС Уеннары 23 июньдә тәмамлана.

Казанда баручы БРИКС илләре Уеннарында катнашучы спортчылардан фикерләрен сораштык.

Рафаэль Фогаса (Бразилия)

– Физкультура-спорт белән 9 яшьтән шөгыльләнәм, миңа хәзер 20 яшь, Бразилия университетында укыйм. Казанга БРИКС Уеннарына бик теләп килдем һәм килгәнемә шатланам. Трамплиннан суга сикерү ярышларында чыгыш ясадым. Төрле илләрнең спортчыларын күзәтеп, үземә тәҗрибә тупладым. БРИКС Уеннары яхшы оештырылган, дустанә мохит хөкем сөрә, басынкы йөрәкләр дә ялкынлана монда. Казанны ошаттым, Кремльдә булдык. Татар аш-суларын мактыйлар, минем дә татар ашларын ашап карарга исәп бар.

Мария Луиза Моура (Бразилия)

– Мәскәүдә 2 мәртәбә ярышларда катнашканым булды, ә Казанга тәүге килүем. Экскурсия вакытында Казан Кремлен һәм башка тарихи урыннарны күрсәттеләр. Татарстан башкаласы матур икән, шәһәрне ошаттым. Бразилиядә бүгеннәрдә 18 градус кына җылылык, Казанда 30 градустан югары эсселек. Россиядә салкын булыр инде, дип килгән идек, ләкин, киресенчә булып чыкты. Казан күренешләрен, спорт бәйгеләрен фоторәсемгә төшереп барам, кайткач, күрсәтеп мактаначакмын.

Александра Альшаник (Белоруссия)

– Россиядәге спорт ярышларында 4 мәртәбә катнаштым. Казан Кремлендәге “Кол Шәриф” мәчетенең архитектурасы күзләрне иркәли. Спортның су төрләре сараен ошаттым, бина эче якты, су чиста. Спортчыларга тынычлану өчен җылы сулы махсус кечкенә бассейн да бар, хәтта. Уеннар югары дәрәҗәдә оештырылган. Туганнарыма чәк-чәк алып кайтачакмын.

Кристина Ильиных (Россия)

– Екатеринбург шәһәрендә яшим. Казанга бу инде минем унынчы мәртәбә килүем, Татарстанда ел саен Россия күләмендәге чемпионатлар үткәрелеп тора бит. Спорт белән 5 яшьтән шөгыльләнәм. Спорт ул – сәламәтлек һәм фикердәшләр даирәсе. Балаларны спорт секцияләренә йөртү яхшы. Казанда спорт мәсьәләсендә мөмкинлекләр көнләшерлек яхшы.

Ромми Сантиллиан Сальватерри (Эквадор)

– Әти белән әни мине 4 яшемдә гимнастика түгәрәгенә алып килгән. 12 яшьтә чагымда гимнастиканы ташлап, трамплиннан суга сикерә башладым. Спортның бу төре бөтен тәнемне һәм җанымны биләп алды. Рус телен өйрәнәм. Ишетә-белешә торгач, узган ел Татарстанны сайлап, Казандагы Идел буе спорт академиясенә укырга кердем. Казанга ияләшеп беттем инде. Казанда чит илләрдән дә студентлар күп,  дуслыкта аралашып яшибез. БРИКС Уеннарында трамплиннан суга сикерү ярышларында чыгыш ясадым.
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading