16+

Татарстанда «Хатын-кыз игътибары» кайнар линиясе эшли

26 апрельдә, Татарстанда беренче тапкыр буларак, "Хатын-кыз игътибары" кайнар линиясе эшли башлый.

Татарстанда «Хатын-кыз игътибары» кайнар линиясе эшли

26 апрельдә, Татарстанда беренче тапкыр буларак, "Хатын-кыз игътибары" кайнар линиясе эшли башлый.

Киләчәктә ул кварталга бер тапкыр булачак дип вәгъдә итә аны оештыручылар. Әлеге уңайдан Татарстан Дәүләт Советында узган матбугат конференциясендә билгеле булганча, бу юлы кайнар линиянең темасы итеп мәктәпкә 1 нче сыйныфка кабул итү, балалар һәм үсмерләрнең җәйге ялын оештыру мәсьәләләре алынган.

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, "Мәрхәмәт" хатын-кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Татьяна Ларионова сүзләренчә, кайнар линияне алар Татарстанда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская белән берлектә оештыра.
- Гадәттә, мәктәпкә кабул итүләр май аенда ук оештырыла башлый. Узган еллардагы практикадан күренгәнчә, бу өлкәдә проблемалар да туып тора, бигрәк тә Казан, Чаллы, Әлмәттә. Мәктәпкә баручы балаларның саны да артып тора. Узган елны 1 нче сыйныфка 45 321 булса, быелгы уку елына 46 471 бала кабул ителәчәк. Баланы мәктәпкә алмау очраклары да булгалый, шуңа да бу проблеманы аерым карап тикшерү мөһим, - диде ул журналистларга.

Кайнар линиянең икенче темасы - балаларның җәйге ялын оештыру һәм эшкә урнаштыру мәсьәләсе дә бик актуаль. Җәйге каникул чорында ата-аналар балаларын лагерьга урнаштыру җаен да кайгырта. Татьяна Ларионованың әйтүенә караганда, соңгы өч елда 36 лагерьда капиталь төзекләндерү булган. Быел да әлеге эшләр дәвам иттерелә, моныңө чен 100 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Җәйге лагерьларда бу юлы 218 мең бала ял итәчәк (узган елны бу сан 215 мең булган).
- Үткән елны "Мәрхәмәт№ берләшмәсенең күчмә утырышлары вакытында сәламәтлеге начар, инвалид булган балаларны лагерьларда ял иттерү мөмкинлеген карарга кирәк дигән нәтиҗәгә килгән идек. Быел начар ишетүче балалар өчен Бөгелмә, Чаллы, Тәтеш, Мөслим районнарындагы лагерьлар кабул итәчәк, - диде берләшмә җитәкчесе.

Татарстанда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская да ата-аналарны борчыган мәсьәләләргә тукталып үтте.
- Республикага килүче мигрантларның саны артып тора. Шуның белән бәйле рәвештә мәктәпләрдә аларның балаларын укыту буенча сораулар да еш туа. Узган елны 10 нчы сыйныфка кабул итү буенча берничә шикаять булды. 1 нче сыйныфка барганда нинди документлар тапшырасы, медицина белешмәсе кирәкме, тест бирдереп кабул итү никадәр законлы, җәйге ялларны ничек куркынычсыз уздырып була - ата-аналарны борчыган сораулар бик күп. Шуңа да кайнар линяи оештыру аларга җаваплар табарга булышыр дип ышанасы килә, - диде ул.

Кайнар линия телефоннары: 236-00-71, 236-40-17 һәм 236-40-62.
Сораулар иртәнге 8дән 19.00 сәгатькә кадәр кабул ителә. Татарстанда яшәүчеләрнең сорауларына Дәүләт Советы депутатлары, Татарстан Мәгариф һәм фән, Республиканың Яшьләр эшләре һәм спорт, Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыклары вәкилләре, кеше хокуклары, бала хокуклары буенча аппарат хезмәткәрләре, "Җәй" үзәге, Татарстан яшь юристлар ассоциациясе, Казан, Чаллы һәм Әлмәт мэрияләре хезмәткәрләре җавап бирәчәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading