16+

Татарстанда корткычлар гачларны «чишендерә», машиналарны кимерә

Бу атнада көенечле хәбәр ишетелде: Казанның бер ишегалдында күбәләк кортлары агачларны кырып бара. «События» порталы язуынча, алар инде машиналарны да кимерә башлаган. Волгоград урамындагы 23 нче йортта яшәүче Резеда Ахмерова сүзләренчә, халык өенә кайтырга да курка хәзер. Корткычлар агачтан кешеләрнең башына коела, аяк астында мыжлый, озакламый фатирларга да юл тотарлар,...

Бу атнада көенечле хәбәр ишетелде: Казанның бер ишегалдында күбәләк кортлары агачларны кырып бара. «События» порталы язуынча, алар инде машиналарны да кимерә башлаган.
Волгоград урамындагы 23 нче йортта яшәүче Резеда Ахмерова сүзләренчә, халык өенә кайтырга да курка хәзер. Корткычлар агачтан кешеләрнең башына коела, аяк астында мыжлый, озакламый фатирларга да юл тотарлар, дип хафаланалар.
«Ак юрган»га төрелгән агачларны башкалада гына түгел, бөтен республикада очратырга мөмкин хәзер. Татарстан буенча Россельхознадзор идарәсенә бакчачылар да бертуктаусыз шалтырата, корткычлар алмагачларны аеруча үз итә икән. Россельхознадзорның фитосанитар күзәтчелек бүлеге башлыгы Рамель Каюмов сүзләренә караганда, лаборатория белгечләре чакырган җирләргә барып, алмагачларга алмагач көясенең һөҗүм итүен ачыклаганнар. Алар яфракта йомырка салып, аннан корт чыгып, агачны кимерәләр дә башкаларына күчәләр. Шул ук вакытта кошлардан сакланыр өчен, үсемлекне пәрәвезгә төрәләр
Татар төбәкара ветеринария лабораториясенең әйдәп баручы агрономы Александра Левина аңлатуынча, корткычларның күплеге кышның җылы торуына бәйле. Бөҗәкләр көзен салган личинкалар яхшы сакланган. Икенче сәбәп - майның җылы һәм коры килүе. Кинәт җылытты, бөҗәкләр активлашты, а аларны ауларга тиешле кошчыклар әле үсеп җитәргә өлгермәгән.
Бөҗәкләрнең бирәнлегенә таң калырлык, алар хәтта ылыслы агачларны кырып бара. Әйтик, җиде метрлы наратны ике көндә «чишендергәннәр».
Белгечләр фикеренчә, бөҗәкләр белән бүген көрәшергә була, әмма мәгънәсез, чөнки кортлар күбәләккә әйләнеп, агачларны бүтән борчымаячак.
Александра Левина бөҗәкләр сарган агачларга тимәскә киңәш итә. Күбәләкләр дә юләр түгел, үзләрен агулауларын чамалап, сау-сәламәт агачларга очып китәчәк. Шуңа да көрәшне язга кадәр кичектереп тору дөресрәк.
«Чишендерелгән» агач­ларны утынга җибәрергә дә ашыкмагыз. Быел һәм киләсе елда уңыш бирмәсәләр дә, ике елдан соң алар кабат сөендерергә мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading