16+

Татарстанда зур күләмдә героин табылган

Узган атнада Татарстанның наркоконтроль хезмәткәрләре Мәскәүдәге хезмәттәшләре белән уздырган операция вакытында 175 кг героинны кулга төшергәннәр. Моңарчы әлеге төр наркотикның мондый күләмдә табылганы булмаган, бу - республика наркоконтроле хезмәте тарихында беренче очрак.

Татарстанда зур күләмдә героин табылган

Узган атнада Татарстанның наркоконтроль хезмәткәрләре Мәскәүдәге хезмәттәшләре белән уздырган операция вакытында 175 кг героинны кулга төшергәннәр. Моңарчы әлеге төр наркотикның мондый күләмдә табылганы булмаган, бу - республика наркоконтроле хезмәте тарихында беренче очрак.

Наркоконтроль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе башлыгы Фаяз Шабаев журналистлар белән очрашу вакытында Әфганстаннан Россиягә героин ташуны җайга салган төркемнең оештыручылары тоткарлануын хәбәр итте. Болар - Россия, Татарстан һәм Урта Азия илләрендә яшәүчеләр. Иң яшенә - 30, иң өлкәненә исә 50 яшь. Махсус операцияләр барышында, наркоконтроль вәкилләре башта Яшел Үзәндә 85, аннан соң Чаллыда 90 кг героинны кулга төшергәннәр. Әлеге героинның составындагы диацетилморфин күләме 55 процентны тәшкил итә. Наркотик кулланучылар кулына ул башка төр матдәләр кушылганнан соң гына барып ирешә һәм диацетилморфин 5 проценттан артмый. Кулга төшерелгән героинның күләме, башка матдәләр белән кушылганнан соң, 2 тоннага җитәр иде - ә бу исә 20 миллион доза, диләр белгечләр.
Соңгы елларда наркоконтроль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе актив эш алып бару нәтиҗәсендә героин нык кимү сәбәпле, аңа бәяләр арткан. Кулга төшерелгән героин республикада гына түгел, тирә-күрше төбәкләрдә дә таратылырга тиеш булган.
Фаяз Шабаев сүзләренчә, ике ел элек 10,8 кг героин табылса, агымдагы елның 11 аенда исә аның күләме 187 кг нан арткан. Шунысы күңелгә җылылык өсти, ике ел элек Татарстанда 80-90 кеше героин бәйлелегеннән дәваланса, хәзер исә андыйлар аена ике кешедән артмый.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading