16+

Татарстандагы «Курорт» операциясе нәрсәдә тәртип сала

15 сентябрьгә кадәр Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы «Курорт» операциясе алып барачак. Ул инде 1 айда ук башланган иде. Чараның максаты - ял итү урыннарында халыкның куркынычсызлыгын тәэмин итү, тәртип саклау чараларын күрү. Шулай ук җәй көне шәһәр янындагы ял итү урыннарында балалар иминлеге дә игътибар үзәгендә булачак. «Курорт» планын...

15 сентябрьгә кадәр Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы «Курорт» операциясе алып барачак. Ул инде 1 айда ук башланган иде. Чараның максаты - ял итү урыннарында халыкның куркынычсызлыгын тәэмин итү, тәртип саклау чараларын күрү. Шулай ук җәй көне шәһәр янындагы ял итү урыннарында балалар иминлеге дә игътибар үзәгендә булачак.
«Курорт» планын тормышка ашырганда, полиция хезмәткәрләре тарафыннан кешеләрнең күп­ләп ял итү урыннары билгеләнә. Лагерьларда балигъ булмаган балаларның куркынычсызлыгын һәм ял итү урыннарына баручы маршрутларда юл хәрәкәте тәртибен саклауга игътибар бирелә. Акваторийларны, елга буйларын чис­тарту буенча да эш алып барыла.
Моннан тыш, полиция хезмәткәрләре профилактика максатында бакчаларны тикшереп чыгачак, анда законсыз яшәүчеләрне билгеләячәк. Санитар эпидемиологик тикшерү органнары белән берлектә сату-алу һәм җәмәгать тук­лану урыннарын да йөреп чыгарга ниятлиләр.
Быел Татарстанда 37 комлык, 78 парк, 291 ял базасы, 29 шифаханә, 979 бакчачылык ширкәте эш­ләргә тиеш. Ләкин хокук бозу очраклары теркәлгәнлектән, барысына да ачылырга рөхсәт бирелмәскә мөмкин. Мәсәлән, 37 пляждан әле бары тик 18е генә әзер.
Балаларның ялын оештыру мәсьәләсе дә бик мөһим. Быел 117 савыктыргыч, 1020 мәктәп лагере һәм 18 шифаханә-курортка 200 меңгә якын бала кабул ителәчәк. Шулай ук элеккечә Анапа, Туапсе һәм Бакчасарай лагерьларына барачаклар. Аларны сәфәр дәвамында иминлек саклау инспекторлары озатачак. Балаларны төнлә транспортта йөртү катгый тыела.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading