16+

Татарстанның байлыгы – халыклар дуслыгында

Татарстанда беренче мәртәбә узган, үзенә 150 делегатны берләштергән халыкара яшьләр форумының исеме шулай дип аталды. ТР Дәүләт Советына экскурсиядән һәм Парламент Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның фатиха сүзләре әйтелгән рәсми ачылыштан соң, форумчылар «Волга» лагерена юл тотты.

Татарстанда беренче мәртәбә узган, үзенә 150 делегатны берләштергән халыкара яшьләр форумының исеме шулай дип аталды. ТР Дәүләт Советына экскурсиядән һәм Парламент Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның фатиха сүзләре әйтелгән рәсми ачылыштан соң, форумчылар «Волга» лагерена юл тотты.

Өч көн буе дәвам иткән әлеге чарада нинди генә милләт вәкиле булмады икән?! Алар - үз мәдәниятләре белән Татарстаныбызны баетучы яшь буын вәкилләре. Араларында биредә инде төпләнеп, тулы хокуклы Россия гражданы булып яшәүчеләре дә (кызганыч, ана телләрен оныта башлаучылары да), чит илләрдән Казан ВУЗларына укырга килүчеләре дә бар. Мине иң сөендергәне әлеге форумда татарларның күпчелекне тәшкил итүе булды. Алар, нигездә, республикабызның төрле районнарыннан, башлыча, Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгының җирле комитетлары аша бирегә җибәрелгән. Максатлары - тәҗрибә туплап кайтып, үз җирлекләрендә халыклар дуслыгын тәэмин итү, төрле милләт вәкилләрен үзара аралаштырып, дустанә мөнәсәбәттә яшәтү. Беренче кичтә үткәрелгән «Этнокичә»дә яшьләрнең зур күпчелегенең сәләтле генә түгел, ә талантлы икәнлеге дә ачыкланды. Кемдер үзенең милли биюе, җыры, кемдер интеллектуаль сәләте, спорт сөючәнлеге, юмор хисенә бай булуы белән таң калдырды. Оештыручылар яшьләрне флеш-моб, форум-театр, дебатлар мәктәбе, түгәрәк өстәл, тере квест, КВН командасы төзү, талантлар бәйгесе ясау кебек төркемнәргә бүлеп эш итте. Мисалга, «флеш-моб» төркеменә караучылар көн дәвамында төрле халыкларның милли биюләрен башкарырга өйрәнде. Моннан тыш, «Ачык трибуна» кысаларында яшьләр белән ТР Президент Аппаратының эчке сәясәт мәсьәләләре буенча департаменты вәкиле Вячеслав Никифоров һәм Халыклар Дуслыгы йорты җитәкчесе Ирек Шәрипов та аралашты. Тимур Кадыйров җитәкчелегендә оештырылган форумның икенче көнендә яшьләр гала-концертка әзерләнеп ятканда, кинәт һәммәбез өчен уртак кайгы булып төшкән фаҗига мәгълүм булды һәм алдан уйланылган планнар үзгәртелеп, мәрхүмнәр бер минутлык тынлык белән искә алынды. Форумның ахыргы көнендә яшь делегатлар мәрхүмнәрнең истәлегенә чәчәк куярга барды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading