16+

Татарстанның Эчке эшләр министрлыгы халыкка игътибарлырак булырга киңәш итә

Яз, җәй айларында социаль алдау очраклары бермә-бер арта. Шуңа да Татарстанның Эчке эшләр министрлыгы халыкка игътибарлырак булырга киңәш итә. 2014 елның нәтиҗәләре буенча 102 социаль алдау очраклары теркәлгән. Шуларның ни бары 27се генә ачыкланган. - Әлеге төр җинаять очракларында алданучылар үзләре дә гаепле. Күп очракта кешеләр игътибарсызлыгы аркасында җинаятьчеләргә акчаны...

Татарстанның Эчке эшләр министрлыгы халыкка игътибарлырак булырга киңәш итә

Яз, җәй айларында социаль алдау очраклары бермә-бер арта. Шуңа да Татарстанның Эчке эшләр министрлыгы халыкка игътибарлырак булырга киңәш итә. 2014 елның нәтиҗәләре буенча 102 социаль алдау очраклары теркәлгән. Шуларның ни бары 27се генә ачыкланган. - Әлеге төр җинаять очракларында алданучылар үзләре дә гаепле. Күп очракта кешеләр игътибарсызлыгы аркасында җинаятьчеләргә акчаны...

Яз, җәй айларында социаль алдау очраклары бермә-бер арта. Шуңа да Татарстанның Эчке эшләр министрлыгы халыкка игътибарлырак булырга киңәш итә.
2014 елның нәтиҗәләре буенча 102 социаль алдау очраклары теркәлгән. Шуларның ни бары 27се генә ачыкланган.

- Әлеге төр җинаять очракларында алданучылар үзләре дә гаепле. Күп очракта кешеләр игътибарсызлыгы аркасында җинаятьчеләргә акчаны үз куллары белән китереп бирәләр. - дип белдерде Эчке эшләр министрлыгының җинаятьчеләрне эзләү Идарәсе җитәкчесе урынбасары Юрий Самойлов.

Алдаучылар күп очракта яхшы психологлар да икән әле. Аларның кармагына күбрәк өлкән яшьтәге кешеләр, йә балалар эләгә.

Әлеге төр җинаять эшләренең күбесе Казан - 78,4%, Яр Чаллы - 7,8%, Түбән Кама - 6,8% һәм Бөгелмә - 4,9% кебек зур шәһәрләргә туры килә. Кайвакыт җинаятьчеләр инде төрмәдә булып та, кешеләрне алдау эшләрен дәвам итәләр икән. Мондый очраклар Казан, Самара, Курган өлкәләрендә күп.

Кешеләргә алдаучылар турында мәгълүматне даими җиткереп тормасаң, алар җинаять очракларын тиз оныта. Моны булдырмас өчен без һәрдаим халык арасында профилактик чаралар үткәрергә тырышабыз, - дип белдерде Юрий Самойлов.

Җинаятьчеләр үзләре гел үзгәреп торса да, алдау очраклары күбесенчә шулай ук кала. Кемдер бозымнан, көчле авырудан коткару чарасын, кемдер торак-коммуналь шартларын яхшырту хезмәтен тәкъдим итә. Социаль хезмәткәрләр буларак алдап йөрүчеләр дә ешайган.

Хәзер үзләрен Украина качаклары дип белдерүчеләр дә арткан. Күбесе әҗәткә акча сорап, шул акча өчен "аслам" (залог) калдырып алдый халыкны. Кемдер алдаган кешесенә хәтта кыйммәтле ювелир әйберләре дә калдырып китә икән. Ләкин бераздан бу әйберләрнең бернинди кыйммәте юк икәне ачыклана.

Шулай бу елның 27 февралендә Казанның Киров районында ике хатын 80 яшьлек пенсионер әбине алдамакчы булган. Хатыннарның берсе әбинең йортына сатучы буларак кергән. Берсе урамда каравылда көтеп торган. Шул рәвешле болар пенсионер карчыкның 25 мең сум акчасын үзләштергән. Бәхеткә, бу шикле хатыннарны янәшәдә генә булган полиция хезмәткәрләре тоткарларга өлгерә.

Татарстанның Эчке эшләр министрлыгыннан алдаучылар "кармагына" эләкмәс өчен берничә киңәш:
1. Үзегезне алдау очракларыннан саклау өчен алдаучыларның бөтен традицион схемаларын өйрәнегез.
2. Телефоныгызга шикле смс-хәбәр килгән очракта информациянең чын булуын кат-кат тикшерегез. Бер аңлашылмаган ситуацияне дә үзегез генә хәл итмәгез.
3. Банк хезмәткәрләре булып шалтыраткан кешеләр булса, уяу булыгыз. Аларга беркайчан да банк карточкагызның еллык срогын, пин-кодын әйтмәгез. Таныш булмаган кешеләргә исем-фамилиягезне, паспорт реквизитларын җиткермәгез.
4. Түбән бәягә кыйммәтле торвар яки ювелир әйбер сатып алырга тәкъдим итсәләр бу өлкәдә белгечләр белән киңәшләшергә иренмәгез.
5. Чит кешеләр сезгә кунырга керергә сораса аларның паспорт мәгълүматларын язып алыгыз. Туганнарыгыз, күршеләрегез бу хакта хәбәрдар булсын.

Фото news.vdv-s.ru сайтыннан алынды

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading