16+

Татарстанның иң чибәр кызы Чаллыда яши

«Пирамида» мәдәни-күңел ачу үзәгендә узган «Татарстан Миссы-2012» XIV республикакүләм матурлык конкурсы финалында Татарстанның 15-22 яшьлек иң чибәр 30 кызы көч сынашты.

Татарстанның иң чибәр кызы Чаллыда яши

«Пирамида» мәдәни-күңел ачу үзәгендә узган «Татарстан Миссы-2012» XIV республикакүләм матурлык конкурсы финалында Татарстанның 15-22 яшьлек иң чибәр 30 кызы көч сынашты.

Конкурс барышында кызлар үзләре белән таныштырды, су коену киемнәреннән һәм озын күлмәкләрдән дефиле ясады һәм соңыннан - финалның беренче өлешеннән соң, жюри карары белән сәхнәдә 30 кыздан 10ысы гына калды. Бу юлы алар алып баручылар һәм жюри вәкилләре тарафыннан бирелгән сорауларга җавап бирде. Һәм шуннан соң, ниһаять, матурлык белән тапкырлыкны бергә кушып, җиңүчеләр дә билгеле булды. Шул рәвешчә, «Татарстан Миссы-2012» титулы 21 яшьлек Чаллы кызы Ольга Гайдабурага тапшырылды. «Казан Миссы» исеменә 18 яшьлек Алина Девятеева, ә «Универсиада Миссы» титулына 19 яшьлек Казан кызы Анжелика Әмирханова лаек булды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading