16+

«Татарстаныбызның үсеше өчен бердәм хезмәт итик»

Газета укучыларыбыздан 30 август – Республика һәм шәһәр көне уңаеннан фикерләрен сораштык.

«Татарстаныбызның үсеше өчен бердәм хезмәт итик»

Газета укучыларыбыздан 30 август – Республика һәм шәһәр көне уңаеннан фикерләрен сораштык.

Рәдиф Гаташ, шагыйрь:
– Башкортстанда туган булсам да, күңелемә Башкортстан белән Татарстан бердәй якын. Туган җиребездә яшәү рәхәт, сулыш алу иркен. Бу урыннарда пәйгамбәрләр гомер кичергән диярсең. Ватанын калдырып, чит илләргә күченеп киткән кешеләрне мин кабул да итмим һәм аңламыйм да. Татарстан җитәкчелеге милләтара татулыкны саклауга зур әһәмият бирә, бу бик дөрес сәясәт.

Гөлнур Шәрәфиева, журналист:

– Көн саен күргән әйбергә күз ияләшә. Россиянең башка төбәкләрендә булганда Татарстанның чыннан да илебездәге әйдаман республикаларның берсе икәнлеген сизәсең. Татарстанда торак төзелеше колачлы, юллары яхшы, сәнәгате тотрыклы. Бездәге халыкның күңеле киң, киләсе көнгә ышаныч белән карый. Татарстаныбызда исәнлектә-саулыкта дус булып яшик.

Алия Җамалиева, хезмәткәр:

– Мисырда 11 көн туристлык сәяхәтендә булдык. Кунакханә яхшы, туклану “патша өстәле” кебек мул, диңгез суы җылы, төрледән-төрле экскурсияләр. Ләкин бер атнадан соң Татарстаныбыз өздереп сагындыра башлады. Казанга якынлашканда самолет тәрәзәсеннән салават күперен күрдек. Җиргә төшкәч, җанга тынычлык иңде. Күңелем тулудан агачларның яфракларын сыйпадым. Татарстаныбыз мәңге яшәсен!

Илдус Илдарханов, матбугат ветераны:


– Мин 1944 елның октябрендә дөньяга килгәнмен. Бөек Ватан сугышыннан соңгы авыр яшәешне хәтерлим. Халык тырышып-тырмашып, йортлар торгызды, сәнәгатьне тернәкләндерде. Бабайларыбыз һәм әбиләребез, әтиләребез һәм әниләребез Татарстанны ныгытты. Тормышта көн дә бәйрәм, көн дә рәхәтлек булмый, тик төшенкелеккә бирелергә ярамый. Татарстаныбызның үсеше өчен бердәм хезмәт итик.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading