16+

Түбәңдә тәртипме?

Кыш уртасында башланган яз үзе белән яңа мәшәкать алып килде: өй түбәләреннән озын-озын боз сөңгеләре сузылып төште. Түбәдә кары да шактый җыелды. Менә шул карлы бозның кисәк кенә килеп төшүе куркыныч та инде.

Түбәңдә тәртипме?

Кыш уртасында башланган яз үзе белән яңа мәшәкать алып килде: өй түбәләреннән озын-озын боз сөңгеләре сузылып төште. Түбәдә кары да шактый җыелды. Менә шул карлы бозның кисәк кенә килеп төшүе куркыныч та инде.


Физика дәресен искә төшерсәк, югары тизлектә төшкән әйбернең авырлыгы берничә тапкыр арта, бу исә 500 граммлы боз кисәге дә кеше гомере өчен куркыныч дигән сүз. Гомумән алганда, түбәдәге карның катламы 70 смдан да артыграк булырга тиеш түгел.

Боз сөңгеләре куркытса, кая мөрәҗәгать итәргә соң?

Бу турыда әлеге йортны караучы торак оешмага мөрәҗәгать итә аласыз. Торак-коммуналь түләүләрдә "йортка хезмәт күрсәтү өчен" дигән сумманың бер өлеше түбәне кардан һәм боздан арындыруга китеп бара. Боз төшерү өчен өстәмә акча җыю тыелган. Өске катта яшәүчеләр үз инициативасы белән балкон куйса, әлеге балконда эленеп торган бозлар өчен фатир хуҗалары үзләре җаваплы. Кибет, офис яки башка шәхси биналардан түбәне чистарту шул бина хуҗасы, яки офис җитәкчеләре өстендә.

- Быел гыйнвар аенда гына боз сөңгеләрен төшермәгән өчен инспектор 82 протокол төзеде. Бу әле эшнең иң кызган вакыты түгел, "урак өсте" февраль-март айларында гына башлана. Түбәләре халык өчен куркыныч булып саналганнар тиешле җәзасын күрде. Гражданнарга штраф күләме - 2-5 мең, вазифаи затларга - 15-30 мең, юридик затларга - 200-500 мең сум тәшкил итә. Күбрәк бу эшкә вазифаи затлар җитди карамый, - диде Административ техник-инспекциясе идарәсенең матбугат сәркатибе Рафаэль Шарифуллин.

Берничә кисәтүдән соң да боз сөңгеләре һаман эленеп торса Татарстан дәүләт хезмәтләре порталында "Халык контроле" бүлегенә, ә казанлылар "Ачык Казан" бердәм диспетчерлык үзәгенә (236-41-23 тел.) мөрәҗәгать итә аласыз. Мөрәҗәгатьне язмача яки электрон хат аша Казан дәүләт торак инспекциясенә дә җибәреп була (Декабристлар урамы, 179, 555-69-01 тел.) Шәһәр башкарма комитетының административ-техник инспекциясе дә әлеге мәсьәләне хәл итә ала (Дементьев урамы, 2б, 223-09-91 тел). Ул дүшәмбе-җомга көннәрендә 9.00-18.00 сәгатьләрдә эшли.

Түбәдәге боз кемдер өчен баш бәласе булса, икенче берәүләр өчен бизнес. Сәнәгать альпинизмы дип хезмәт күрсәтүчеләрнең теләсә нинди боз сөңгеләрен алып атабыз дигән белдерүләре белән интернет тулы. Клиентлары арасында зур офис һәм шәхси йорт хуҗалары күп.

Түбәне боздан һәм кардан арындыру өчен бәяне карның калынлыгына, бинаның квадрат метрына карап алалар. Мәсәлән, бер белдерүдә кардан арындыру өчен- бер кв/мга 25 сум, боз сөңгеләрен төшерү өчен 35 сум сорыйлар. Бәя бозның кайда булуына, альпинистның тормышы өчен никадәр куркыныч булуына карап арта. Әлеге хезмәт өчен хәтта берничә айга абонемент алырга да мөмкин. Бу очракта түбә чисталыгы өчен тулысынча әлеге оешма җавап бирә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading