16+

Түбәдәге кар артыннан үзе дә «очкан»

Шушы көннәрдә Казанның Восстание урамындагы 49 нчы күпкатлы йорт түбәсен кардан арындырырга менгән ир-ат егылып төшеп үлде.

Түбәдәге кар артыннан үзе дә «очкан»

Шушы көннәрдә Казанның Восстание урамындагы 49 нчы күпкатлы йорт түбәсен кардан арындырырга менгән ир-ат егылып төшеп үлде.

Җылы климатлы илләрнең үзләренә генә хас табигый бәла-казалары булса, бездәге ел фасыллары да төрле һәлакәтләр тудыруда ким-хур түгел. Ел саен боз өстендә дистәләп кеше суга бата. Икенче бер «дошманыбыз» ул - боз сөңгеләре.
- Казанда авыш түбәле 2160 йорт бар. Кар һәм боз төшүдән 9 һәлакәт килеп чыкты инде. Шөкер, үлүчеләр юк. Узган елның язында боз 14 кешене төрле авырлыкта имгәткән иде. Административ-техник инспекция торак-коммуналь хуҗалык комитеты белән берлектә рейд үткәрде. Түбәләрне кардан һәм боз сөңгеләреннән арындырмаган милек хуҗаларына, идарәче компанияләргә 117 административ беркетмә тутырылды, - диде шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Александр Лобов.
Мэриядә булган киңәшмәдә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Песошин: «Түбәләрне кардан, боздан чистартмаучы милекчеләр, подрядчы оешмалар штрафка тартылачаклар. Гражданнар үзләре дә сак булсыннар иде. Авыш түбәле йортларның диварларына терәлеп узмагыз, түбә астында басып тормагыз, бала арбасы яки автомобиль куеп калдырмагыз! Түбәләрдән кар төшерүчеләр бау белән бәйләнгән булсыннар», - диде.
Түбәләр кардан һәм боздан чистартылмаган адресларны 222-08-08 «кайнар элемтә» телефоны аша шәһәрнең административ-техник инспекциясенә хәбәр бирергә мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading