Бу хакта инстаграмда Әлмәт районы башлыгы Айрат Хайруллин хәбәр иткән. Ә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әлеге пляж ачылышыннан видео элгән.
Скопировать ссылку
Бу хакта инстаграмда Әлмәт районы башлыгы Айрат Хайруллин хәбәр иткән. Ә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әлеге пляж ачылышыннан видео элгән.
Әлмәтнең шәһәр пляжы республикага гына түгел, бөтен илгә бер дияргә була. Аны нибары өч ай эчендә эшләп куйганнар. Пляжга 2,5 мең тонна кварц комын Тайландтан ук алып кайтканнар, яшел зонага рулонлы газон җәйгәннәр, җәяүлеләр өчен суда 880 метрлы сукмак ясаганнар. Пляжга килүчеләрне биредә таганнар, скалодром, вейк-парк, бау паркы, ачык һавадагы бассейн, катамараннар да көтеп тора. Скалодромның биеклеге 10,5 метр, өч яруслы бау паркының биеклеге исә - 9 метр. Шушында пляж волейболы белән кызыксынучылар да килеп ял итә ала. Әлеге пляжны чын мәгънәсендә дөнья дәрәҗәсендәге дип әйтеп була.
Пляжны ачу тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Чарада катнашкан Дәүләт Думасы депутаты Ринат Хайров сүзләренчә, халык өчен ял итү зоналарын Казанда гына түгел, район җирлекләрендә дә булдырачаклар.
Биредә вейк-парк, су чаңгысында шөгыльләнү өчен ике трасса, гаилә белән актив рәвештә ял итү өчен махсус зоналар - скалодром, спорт тренажерлары, волейбол мәйданчыгы бар.
Моннан тыш биредә ачык һавада бассейны, саунасы, балалар су мәйданчыгы булган спрей-парк та пәйда булган. Пляж читтән кайтартылган ак ком белән түшәлгән.
Комментарийлар