16+

«Түбәтәй»ле егетләр: «Татарстан тәмле брендка мохтаҗ!»

Озакламый бөтен дөньяны яулап алган фаст‑фуд патшасы - «Макдоналдс»ның үкчәсенә басачакбыз. Июньдә бер төркем татар яшьләре Казанда «Түбәтәй» милли фаст‑фуд челтәре ачып җибәрәчәк. Тавык шулпасы, өчпочмак, гөбәдия ашый-ашый, милли капларга бастырылган шигырьләр дә укырга мөмкин булачак. Авыздагы тамак та, рухи тамак та тук. «Татар ашларын яңа форматка күчерәчәкбез» «Түбәтәй» проекты...

«Түбәтәй»ле егетләр: «Татарстан тәмле брендка мохтаҗ!»

Озакламый бөтен дөньяны яулап алган фаст‑фуд патшасы - «Макдоналдс»ның үкчәсенә басачакбыз. Июньдә бер төркем татар яшьләре Казанда «Түбәтәй» милли фаст‑фуд челтәре ачып җибәрәчәк. Тавык шулпасы, өчпочмак, гөбәдия ашый-ашый, милли капларга бастырылган шигырьләр дә укырга мөмкин булачак. Авыздагы тамак та, рухи тамак та тук. «Татар ашларын яңа форматка күчерәчәкбез» «Түбәтәй» проекты...

Озакламый бөтен дөньяны яулап алган фаст‑фуд патшасы - «Макдоналдс»ның үкчәсенә басачакбыз. Июньдә бер төркем татар яшьләре Казанда «Түбәтәй» милли фаст‑фуд челтәре ачып җибәрәчәк. Тавык шулпасы, өчпочмак, гөбәдия ашый-ашый, милли капларга бастырылган шигырьләр дә укырга мөмкин булачак. Авыздагы тамак та, рухи тамак та тук.
«Татар ашларын яңа форматка күчерәчәкбез»
«Түбәтәй» проекты авторы - Самара егете Солтан Сафин сөйләвенчә, биш ел элек алар Айнур Камалиев белән фитнеста шөгыльләнеп алганнан соң, ашап алырга уйлаганнар: ризык хәләл дә, тәмле дә, арзан да булсын, дигәннәр... Әмма «Макдоналдс»тан кала башка нәрсә тапмаганнар. Шулчак күп кенә татарстанлыларны борчыган сорау егетләрнең башына да җиткән: ни өчен милли фаст-фудыбыз юк соң безнең? Сәнәгатьтә дә, спортта да, мәдәнияттә дә брендларыбыз бар, ә аш‑су өлкәсендә калышканбыз. Егетләр әйтүенчә, Казан белән Татарстан бүген тәмле, татарча, республикабызның асылын ачып сала торган брендка мохтаҗ! Якыннары, туганнары «түбәтәй»ле егетләрнең ниятен яхшы кабул иткән, хәтта интернетта «сезнең идеягез гениаль!» дип куәтләүчеләр дә байтак.
Егетләр «Түбәтәй» проектын хыялдан нияткә ике ел күчергәннәр. Исемне озак эзләп тормаганнар. Түбәтәйне, баш киеме буларак, бөтен дөньяда беләләр ич. Беренчедән, матур яңгырый, икенчедән, түбәтәй рәвешендә павильоннар һәм кафелар төзү дә әллә ни кыен түгел икән.
- Татар ризыклары искиткеч тәмле, Татарстаннан читтә яшәүчеләр дә бик ярата, әмма формат ягыннан проблема бар. Бүген дөнья зур тизлек белән хәрәкәт итә, шуңа да кешеләрнең кафеларда озаклап утырырга вакыты юк. Шуңа да татар ашлары икенче планга күчеп, яшьләр көнбатыш рестораннарының тиз әзерләнә торган ризыкларына тартыла. Җайлы да, тиз дә, үзең белән алып китәргә дә була. Без дә татар кухнясын яңа форматка күчереп, аны кабат популяр итәргә тиеш, - диде «түбәтәй»ле егетләр.
Милли ашлар сатыла торган алачыклар түбәтәй рәвешендә эшләнә, берничәсе әзер инде, ягъни кешеләр бина эчендә түгел, тышта ашый торган булачак. Сатучылар татар киемнәреннән халыкка өч телдә хезмәт күрсәтәчәк: татар, рус һәм инглиз телләрендә.
- Андый белгечләрне табу кыен, әмма тырышачакбыз. Әлегә инглиз теленең мәктәптә өйрәтелгән базасын гына таләп итәбез, чит ил туристлары белән ничек, нинди җөмләләр белән сөйләшергә кирәклеген дә өйрәтәчәкбез. Алга таба инглиз телен ныклап укытырбыз, - диде Солтан.
«Түбәтәй»дә өчпочмак, өлеш, кыстыбый, тавык шулпасы һәм башкасыннан авыз итеп, бавырсак, талкыш-кәләвә, чәк‑чәк белән чәй, каһвә яки компот эчәргә мөмкин булачак. Газлы эчемлекләргә урын юк! Барлык ризыклар хәләл һәм махсус савытларга төрелә. Балалар, туристлар өчен дә махсус җыелма чыгарачаклар. «Турист ашы»нда кечкенә гөбәдия, нәни өчпочмак, кечтеки өлеш яки кыстыбый, шулпа, эчемлек һәм Казан күренешләре төшерелгән магнит керәчәк.
- Пирожкиларны кечкенә итеп ясавыбыз бәягә генә бәйле түгел. Турист бер утыруда берничә милли ризыктан авыз итәрлек булсын өчен шулай эшләдек, - диде егетләр.
Әлегә проект авторлары ризыклар әзерләнәчәк цехны тәртипкә китерү белән мәшгуль. Барлык кирәкле эшче кулларны җыеп бетергәннәр инде, берничә вакансия генә калган. Ризыкларның кайсыларыдыр «Түбәтәй»дә әзерләнәчәк, кайсылары ярымфабрикат рәвешендә цехтан китереләчәк, ә кайсыларыдыр... монысын Солтан сер итеп калдырды.
Беренче «Түбәтәй» Казанның тарихи үзәгендә июньдә аваз салыр, дип көтелә. Барлык тәмлүшкәләр югары сыйфатлы булачак, дип ышандыралар.
Ризыклар салыначак капларның тышына татар шигъриятенең иң матур үрнәкләрен бастырачаклар, аларны мәгънә һәм актуальлек ягыннан сайлаганнар.
- Беренче сериядә Габдулла Тукайның «Туган тел» шигыре, чөнки бүген татар телен белеп бетермәү мәсьәләсе көн кадагында. Дөресен әйткәндә, без дә үзара туган телебездә сирәк сөйләшәбез, якын киләчәктә төзәлергә сүз бирәбез. Татар телен белмәүче туристлар да аңласын өчен, шигырьләр рус һәм инглиз телләренә тәрҗемәдә дә биреләчәк. Шулай ук савытларда Муса Җәлил иҗаты белән Хөсни Кәрим гыйбарәләренә дә урын бирелә, - дип сөйләде Солтан.
«Милли ашларны сәнәгать дәрәҗәсенә җиткерәсе»
Бу елның апрель аенда атаклы кино режиссерлары Андрей Кончаловский белән Никита Михалковның милли кафелар челтәре ачарга җыенулары турында хәбәр чыкты. Максатлар изге - «Макдоналдс»ка милли алмаш ачу. Челтәрнең исеме дә билгеле - «Өйдә ашыйбыз». Нәкъ шундый ук исемле тапшыруны телевидениедә Андрей Кончаловскийның хатыны Юлия Высоцкая алып бара. Аны кафелар челтәренең «йөз»е дә итәргә уйлыйлар. Режиссерлар проектны инде әзерләп тә куйган: челтәр үз эченә 41 кафе, 91 кулинария һәм Мәскәү белән Калуга өлкәсендә ике фаб­рика-кухняны алачак.
Россия халкының игътибарын милли ашларга юнәлтү эшенә Кончаловский белән Михалков дәүләттән 917,8 миллион сум сораган.
Мәскәү хөкүмәте ярдәме һәм шәхсән шәһәр мэры Юрий Лужков теләктәшлеге белән, 90 нчы елларда «Русское бистро» челтәре барлыкка килеп, эше бик матур һәм яхшы башланган булган. Әмма тора‑бара кафедагы шартлар да начарланган, ризыклар да тәмсез була башлаган. Нәтиҗәдә 2000 еллар уртасында челтәр белән бәхилләшкәннәр.
Узган елның апрелендә Россия Президенты Владимир Путин да төбәкләрдә милли ашларны зур кү­ләмдә җитештерү, сәнәгать дәрәҗәсенә җиткерү кирәклеге турында әйткән иде.
- Безнең милли ашлар тәмле дә, төрле дә: Төньяк Кавказда, Идел буенда... Чәк-чәк, татар бәлешләре тәмле, рус кухнясында да яхшы әйберләр аз түгел, Карелиядә әнә «калитка»лар бар. Эш бит анда түгел, башкада - сәнәгать җитештерүен ничек җайга салырга. Безнең ризыклар көндәшләрнекеннән, шул исәптән «Макдоналдс»ныкыннан сыйфат ягыннан яхшырак, әмма арзанрак булырга тиеш, - дигән иде Россия Президенты.
Владимир Путин сүзлә­ренчә, региональ һәм муниципаль дәрәҗәдә кече һәм урта бизнеска милли ашлар рельсларына кереп утыру өчен тиешле шартлар тудырып, ташламалар ясарга кирәк.
Узган елның маенда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика эшмәкәрләре белән очрашуда әйткәнчә, Көнбатыш керткән санкцияләргә җавап йөзендә, «Макдоналдс»ларга йозак элү акылсызлык булыр иде.
- Кешеләр килгәннәр, инвестиция керткәннәр, аларны кирәксенәләр. Эшләсеннәр. Без дә шундый нәрсәләр ачыйк. Американнарның безгә бәйләнүе аркасында гына «Макдоналдс»ларны ябу тинтәклек. Ул беркемгә комачау итми, кем тели, шул йөрсен. Шул ук вакытта без тагын бер нәрсәне аңларга тиеш: «Макдоналдс» бүген безнең продукцияне күпләп куллана, үзебезнең яшелчәне, итне ала, - дигән иде Рөстәм Миңнеханов.
Шул ук вакытта Татарстан Президенты җирле эшкуарларның фаст‑фуд җитештерүче глобаль челтәрләр белән ярыша алмавын да билгеләп үткән иде.
- Башта алар кебек үсәргә, үз җирлегебезне табарга, аннары гына ярышырга. Ә әлегә без кайда да, «Макдоналдс» кайда, - дигән иде ул.
«Түбәтәй» уңышлы гына эшләп китсә (ә без моңа тулысынча ышанабыз!), республика халкы корсактагы бүреләрне гамбургерлар белән генә түгел, татар ашлары белән дә тынычландыра башлаячак. Рөстәм Миңнеханов та «Без кайда да, «Макдоналдс» кайда» дигән җөмләсен дә онытыр.
Сүзен-сүзгә
Резеда Хөсәенова, аш‑су остасы, «Тәмле булсын!» рестораны хуҗасы:
- Тиз әзерләнә торган туклану урыннарына студентлар йөри. Аларның сәламәтлекләрен кайгыртып, проект авторларының «Кока-кола» эчертергә теләмәүләре әйбәт. Татар ашларына фаст‑фуд сүзе килешеп бетми, чөнки алар барыбер гамбургер, шаурма төсле тиз әзерләнми. Гөбәдияне дә кәгазьгә төреп бирә алмыйсың, ул әче камырда пешерелә. Татар ашлары дигәч, беренче чиратта, күз алдына өчпочмак, пәрәмәч, зур бәлеш, кыстыбый килеп баса. Итне чорнап та, яшел тәмләткечләр кыстырып кына да биреп булмый. Яңа ачылган урынга кеше күп килә, шул ук вакытта аларны тотып та калырга кирәк. Безнең тирә‑якта тугыз кафе һәм ресторан бар. Аллага шөкер, бездән кеше өзелми. Халык кайда тәмле, шунда ашый, бу атнада менюга кычыткан ашы керттек әле. Егетләрнең мондый проект уйлап табуларына сөендем, аларга уңышлар телим! Татар ризыкларын бетерделәр, тирә‑­якны грузин, үзбәк, әрмән ризыклары, суши-барлар басты. Татар ашлары лаеклы урынын алырга тиеш.
2016 елның 1 июненә «Түбәтәй» ирешәсе үрләр
1) Казанда 15 сату ноктасы ачу;
2) Татарстан шәһәрләрендә 10 сату ноктасы ачу;
3) айга 25 миллион сум әйләнеш;
4) көнгә 10 000 кеше ашату;
5) 150дән артык хезмәткәр;
6) проектка 170 000 000 сум инвестицияләү.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading