16+

Төкле аягың белән, Яз!

Тәрәзә артында тып та тып тамчылар тама, күлләвекләр җыела: озакка сузылган йокыдан соң, ниһаять, табигать уяна. Бөтен җиһанга яз килә!.. Нәкъ менә яз башында үткәрелә торган ике бәйрәм бар. Аның беренчесе - төрки халыклар билгеләп үтә торган Нәүрүз бәйрәме (фарсыча «яңа көн» дигәнне аңлата). Урта Азиядә, Иран, Әфганстан, Үзбәкстан һәм...

Төкле аягың белән, Яз!

Тәрәзә артында тып та тып тамчылар тама, күлләвекләр җыела: озакка сузылган йокыдан соң, ниһаять, табигать уяна. Бөтен җиһанга яз килә!.. Нәкъ менә яз башында үткәрелә торган ике бәйрәм бар. Аның беренчесе - төрки халыклар билгеләп үтә торган Нәүрүз бәйрәме (фарсыча «яңа көн» дигәнне аңлата). Урта Азиядә, Иран, Әфганстан, Үзбәкстан һәм...

КМТТУның Халыклар дуслыгы клубы элек-электән төрле милләт вәкилләренең, Тукаебыз әйтмешли, «тел, лөгать, гадәт вә әхлак алмашып» яшәүләренә зур игътибар бирә. Узган атнаның шимбәсендә студентлар университетның 4 нче аспирантлар һәм студентлар йортында бергәләшеп кышны озаттылар. Әлеге чараны оештыручы - Халыклар дуслыгы клубының җитәкчесе, университетның гуманитар дисциплиналар кафедрасы доценты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Венера Мушарова: «Быел әлеге чара 24 нче тапкыр уздырыла. Башка еллардан аермалы буларак, быел ике бәйрәмне - Нәүрүз һәм Май чабуны бергә үт­кәрдек. Әмма без бәй­рәмнәрне генә түгел, ә җаннарны да, Көнчыгыш һәм Көнбатышны, Азия һәм Африканы, барлык континентларны, төрле раса һәм мил­ләт вәкилләрен дә берләштердек. Республикабыз күпмилләтле булуы белән аерылып тора. Әлеге бәйрәм төрле милләт һәм раса вә­килләре арасындагы дуслыкны тагын да көчәйтә», - дип билгеләп үтте.
Ә төрле халыклар арасында талантлы, иҗади һәм актив кешеләр бик күп. Бүген алар барысы да үзләренең осталыкларын күрсәтте, гореф-гадәтләре белән уртаклашты. Кытайдан килгән студент Тәүфыйк Галим башкаруында «Нәү­рүз» дигән уйгыр халык җыры, Алинә Хәйбуллинаның «Мин сине шундый сагындым», Алинә Ибраеваның «Горница», Алишер Оруновның «Сары килен», Кытайдан килгән КФУ студенты Халнур Ибраимованың «Яр» җырларын, шулай ук Бениннан Унге Фэакрны, Чадтан Ричард Джимасбены яратып тыңладык. Нигериядән КМТТУ студенты Саймон Агбо исә, үзе синтезаторда уйнап, мәхәб­бәт турында җыр бүләк итте, алай гына да түгел, әле Россиянең гимнын да җырлап күрсәтте. Биюләр дә төр­ледән-төрле булды: Александра Варламова башкарган татар һәм көнчыгыш, Нигерия егетләренең - Конго, Ангола студентлары башкаруында мил­ли бию, Гульхайо Исмаилованың таҗик биюләре искиткеч булды. Артур Алимов белән Румил Сафиуллин, шаккатыргыч брейк-данс биюен башкарып, Май чабуның кәмитчеләре ролен үтәделәр. Ә сәхнәгә төрекмәнстанлылар чыккач исә, зал «ах» итте. Бәйрәмнең сценариесе буенча, Кыш бабайның дилбегәне язга бирәсе килмәсә дә, Нәүрүз һәм Май чабу гүзәлләре максатларына иреште: табигатькә яз аяк басты! Сый-нигъмәтсез нинди бәйрәм булсын ди инде?! Әлбәттә, Нәүрүз һәм Май чабу бәйрәмнәренә дә мул итеп табын әзер­ләнгән иде. Кунаклар барысы да белен, пылау һәм әлеге бәй­рәм­нәрдә генә әзер­ләнә торган тагын бик күп тәм-томнар белән сыйланды. Рәхим ит, Яз, төкле аягың белән!..

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading