16+

Торак-коммуналь хезмәтләргә ташламалар бетәргә мөмкин

Якын киләчәктә безне торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә яңа реформа көтә. Россия территориясендә ут, су, газ һәм җылылык куллануның социаль нормаларын кертмәкчеләр.

Торак-коммуналь хезмәтләргә ташламалар бетәргә мөмкин

Якын киләчәктә безне торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә яңа реформа көтә. Россия территориясендә ут, су, газ һәм җылылык куллануның социаль нормаларын кертмәкчеләр.

Торак-коммуналь хезмәтләрнең социаль нормасы гражданнар тарафыннан ут, су, газ һәм җылылыкны минималь дәрәҗәдә кирәк кадәр куллануны һәм кирәгеннән артык тотуны аеруны күздә тота. Димәк, коммуналь хезмәтләр куллануның билгеле бер нормасы булачак һәм киләчәктә шуның буенча түләячәкбез, хәтта ташламага ия булган кешеләр дә. Шул билгеләнгән норманы арттырып җибәрәбез икән, артык өлешенә түләү дә күбрәк булачак. Социаль нормаларны башта аерым төбәкләрдә сынап караячаклар. Аларның исемлеге быел көз көне билгеле булырга тиеш. Экспериментлар 2014 елга кадәр дәвам итәр дип көтелә. Халыкның социаль нормаларга массакүләм күчеше исә торак-коммуналь хезмәтләргә булган ташламаларның адреслы субсидияләргә алмашынуы белән бергә үрелеп барачак, ягъни киләчәктә коммуналь хезмәтләргә булган ташламалар да бетә. «Социаль» һәм «артып киткән» тарифлар арасындагы аерма төбәкара дәрәҗәдә билгеләнер дип көтелә, әмма федераль стандарт та кертергә мөмкиннәр. Аның буенча да икенче тариф беренчесеннән 50 проценттан да югары булмаска тиеш.
Яңа үзгәрешләр беренче чиратта электр белән тәэмин итү өлкәсенә кагылачак. Бүгенге көндә электр энергиясен куллануның нормасын билгеләүнең ике варианты карала: квадрат метрга карап билгеләргәме, әллә ничә кеше яшәүгә карапмы. Шул ук вакытта өстенлекне икенче вариантка бирәләр.
Су белән тәэмин итү өлкәсендә дә шундый ук яңалык көтелә. Аңа кагылышлы экспериментлар 2014 елга билгеләнгән. Бу үзгәрешләрдән соң ташламалар шулай ук адреслы субсидияләргә алмашыначак. Су белән тәэмин итү өлкәсенә социаль нормалар кертү беренче чиратта суны экономияләү һәм су исәпләгечләрен куярга этәрү өчен эшләнә. «Социаль» тариф белән «артып киткән» тариф арасындагы аерма 20-30 процент чамасы булырга тиеш.
Социаль нормалар керәчәк тагын бер өлкә - газ белән тәэмин итү. Аның схемасы да шундый ук. Әмма бу өлкәдәге үзгәрешләр берничә елдан соң гына кертеләчәк. Йорт начаррак хәлдә булган саен, аның чыгымнары да күбрәк, аннан соң элеккеге йортларда җылылыкны исәпли торган шәхси исәпләгечләр дә юк. Шуңа күрә бу өлкә әлегә өстәмә өйрәнүне таләп итә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading