16+

Төрле партияләрнең үзара аңлашып эшчәнлек алып барулары яхшы

Казан Кремлендәге “Присутственные места” бинасында 4 сентябрьдә “Волга” экспертлар клубының чираттагы утырышы үткәрелде.

Төрле партияләрнең үзара аңлашып эшчәнлек алып барулары яхшы

Казан Кремлендәге “Присутственные места” бинасында 4 сентябрьдә “Волга” экспертлар клубының чираттагы утырышы үткәрелде.

2024 елның 8 сентябрендә узачак Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлау – сөйләшүнең төп темасы булды.

“Дарвин теориясе” агентлыгының генераль директоры Владимир Кутилов үзенең кереш сүзендә бу сайлауларның Россиягә карата басым ясаулар, махсус хәрби операция барган четерекле бер вакытта оештырылуын, шунлыктан җәмгыятьнең бердәмлеге зарурлыгын искәртте.

– Авылларда йөрдек, халыкның тәкъдимнәрен тупладык. Халыкның илебез һәм Татарстан үткәргән сәясәткә теләктәшлеген күрдек. Халыкның сайлауларда актив катнашачагына инанып кайттык. Депутат булып сайланган очракта халык һәм эшкуарлар мәнфәгатен яклаячакмын, – диде “Яңа кешеләр” партиясеннән Татарстан Дәүләт Советына депутатлыкка кандидат Роза Гайнетдинова.

“Бердәм Россия” партиясеннән Татарстан Дәүләт Советы депутаты Геннадий Глушков сайлау алды кампаниясендә төрле партияләрнең низаг тудырмыйча пропаганда алып барганлыгын әйтте.

– Татарстан үзенә җәлеп итеп тора. Дәүләт Советының яңа чакырылыштагы депутатлары милләтара һәм динара татулыкны саклау, Татарстанның үсеше өчен тырышсын иде. Махсус хәрби операциядә катнашучыларга, аларның гаиләләренә, шулай ук махсус хәрби операциядә һәлак булганнарның гаиләләренә ярдәм итеп тору зарур, – диде  Геннадий Глушков.

Дәүләт Советы депутаты Эдуард Шәрәфиев:”Махсус хәрби операциядә һәлак булганнарның гаиләләренә ярдәм күрсәтүне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов шәхсән үзе күзәтчелектә тота”, – дип өстәде.

Дәүләт Советы депутаты Александр Комисаров үзенең чыгышында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов башлангычындагы “Безнең ишегалды” республика программасы кысаларында ишегалларының төзекләндерелүен мактап сөйләде.

“Волга” экспертлар клубында чыгыш ясаган депутатларның һәм депутатлыкка кандидатларның һәммәсе дә дуслыкның, махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтүнең әһәмиятен алга куйды.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading