16+

Тормыш дәвам итә...

Бертуган апамнар абзарына инде берничә ел рәттән карлыгачлар оялый. Бәхетле йортка гына ки­ләләр диләр бу кош­ларны - монысы чыннан да дөрестер, күрәсең. Узган ел алар тагын оя корган. Ана карлыгач йомыркалар салып инде бала чыгарырга утыргач, бер каһәр суккыры мәче, ояга менеп, аны харап иткән. - Ул көннәрдә ата карлыгач...

Тормыш дәвам итә...

Бертуган апамнар абзарына инде берничә ел рәттән карлыгачлар оялый. Бәхетле йортка гына ки­ләләр диләр бу кош­ларны - монысы чыннан да дөрестер, күрәсең. Узган ел алар тагын оя корган. Ана карлыгач йомыркалар салып инде бала чыгарырга утыргач, бер каһәр суккыры мәче, ояга менеп, аны харап иткән. - Ул көннәрдә ата карлыгач...

Бертуган апамнар абзарына инде берничә ел рәттән карлыгачлар оялый. Бәхетле йортка гына ки­ләләр диләр бу кош­ларны - монысы чыннан да дөрестер, күрәсең.
Узган ел алар тагын оя корган. Ана карлыгач йомыркалар салып инде бала чыгарырга утыргач, бер каһәр суккыры мәче, ояга менеп, аны харап иткән.
- Ул көннәрдә ата карлыгач көннәр буе абзарга сузган электр чыбыгында моңаеп утырды, - дип сөйләде апа. - Безгә дә моның кайгысы, сагышы сизелерлек булып тора. Беркөнне чыктым да нык итеп ачуланып сүктем үзен. Минәйтәм, нишлисең, үлгән артыннан үлеп булмый, бар, яңа хатын табып кайт та шул оягызда торыгыз, дим. Бәбәйләр алып кайтсын, кайгысын кайгы да, ләкин тормыш аның белән тукталмый бит ул, дим. Очып китте бу. Берничә көн югалып торды. Бермәлне карыйбыз: яңа хатын белән кайткан бу. Тегесе әле башта, ояга керимме-юкмы дигәндәй, ялындырып торды. Аннан керде. Кич үгезләрне ашатырга чыккач карасак, теге, мәче тырнагыннан һәлак булган беренче хатын салган йомыркалар җирдә ята, ә яңа хатын ояда утыра. Ата карлыгач та шунда ук. Җизнәң бүтән мәче керә алмаслык итеп такта кадаклап куйды оя тирәсенә. Узган ел дә бәбәйләр чыгардылар, менә быел да. Төгәл әйтә алмыйм, шул бер үк пардыр­мы бу, балаларыдырмы, тик ел да киләләр. Аларны көтеп алабыз инде...
Кошлар, кешеләр... Чаллыдан бер танышым белән сөйләшәбез. Яшь, чибәр. Кияүгә чыккан, аннан гына иренең наркоман булуын аңлаган. Тегесе исә озак тора алмаган, передозировкадан үлеп тә киткән. «Мин аны шашып яраттым, ул үлгәннән бирле ир-ат затының минем кулга да кагылганы юк», - ди ул. Теге карлыгачларны моңа да сөйләдем. Үземчә сүктем дә. Белмим, минем сүзләргә карап кына фикерен үзгәртерме ул... 28 яшьлек япа-ялгыз хатын-кыз. Эш-өй-компьютер - монысы бөтен маршруты һәм юанычы. Мондый очраклар шактый. Әлбәттә, ярату, хисләр, оныта алмау дигән әйбер бар.Тик төптән уйлап карасаң, карлыгач кешедән барыбер акыллырак булып тоела миңа. Чөнки тормыш дәвам иткәнен яхшы аңлаган ул...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading