16+

«Төп йорт килене - 2016» бәйгесе җиңүчесе: «Килен дулаганда кайнана дөрес киңәш бирә белсен»

Сайтыбызда Арча районында "Төп йорт килене - 2016" бәйгесе уздырыла дип хәбәр иткән идек.

«Төп йорт килене - 2016» бәйгесе җиңүчесе: «Килен дулаганда кайнана дөрес киңәш бирә белсен»

Сайтыбызда Арча районында "Төп йорт килене - 2016" бәйгесе уздырыла дип хәбәр иткән идек.

Бәйгенең максаты - яшьләргә каенаналары белән дус-тату гомер кичерүче уңган киленнәрне күрсәтү, шулар үрнәгендә яшәргә чакыру, дигән иде безгә районның мәдәният идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхетдинов. Конкурста барлыгы 43 килен катнашкан, шуларның 24е финал өлешендә көч сынашкан. Бәйгенең финалы 7 мартта үтте. Төп приз - 20 мең сумлык суыткыч Якты Көн авылында яшәүче Лилия Мөхәммәтгалиевага тапшырылды.

Лилия ханым тумышы белән шул ук районның Урта Аты авылыннан. 23 ел элек Мөхәммәтгалиевләр гаиләсенә килен булып төшкән. Ире Фәнис механизатор булып эшли, үзе авылда клуб мөдире. Кызлары Россия гадел хөкем академиясе студенты, уллары 7 нче сыйныфта укый.

- Көндәшләрем барысы да уңганнар-булганнар, бәйгедә җиңәрмен төсле дә түгел иде, әмма кайнанамның сәхнәдәге чыгышыннан соң мин канатланып киттем. Аның белән бергә килен һәм кайнана турында скетч күрсәттек, шул миңа җиңәргә булышты дип уйлыйм. Балаларымның, иремнең дә ярдәме зур булды. Барыбыз бергә башкарып чыктык, - дип сөйләде безгә Лилия.

Төп йорт килене булу ансат түгелдер дигән соравыбызга ул башта тыйнак кына көлеп куйды.
- Авырлыгы да, җиңеллеге дә бар. Иремнең апалары, абыйлары бик ярдәмчел, бердәм. Безгә һәрчак булышып килделәр. Алар минем өчен җан атып торалар. Үзем дә аларның ышанычын акларга тырыштым. Кайнанам Рауза исемле, аңа 86 яшь. Мин өйдә югында ашарга да пешерә, башка йорт эшләрен дә карый тора. Дөресен әйткәндә, авыр булса, өйдән әллә кайчан чыгып киткән булыр идек,- ди ул.

"Килен белән кайнананың үзара тату яшәвенең сере нидә соң?" дип төпченәбез Лилиядән.
- Алар икесе дә сабыр булырга тиеш. Кайнана дәшкәндә, киленгә сабыр итеп калырга кирәк, килен "дулаганда", кайнана дөрес киңәш бирә белсен. Килен-кайнана тату булган йорт нурлы, җылы була, ризык та тәмле пешә, - ди уңган килен.

Бәйгедә икенче урынга Яңа Кишет авылыннан Зифа Сәләхиева, өченче урынга Мирҗәмнән Фирая Сибгатуллина лаек булган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading