Быелның 1 июнендә Татарстанның Питрәч районы Пановка авылында урнашкан 3 нче төзәтү колониясендә, җәзаларын үтәүче затлар белән эшләү буенча, пилот проекты старт алган.
Әлеге проектның максаты - колониядә утыручыларны җәмгыятькә әзерләү, җәзаларын үтәп чыкканнан соң, кире шунда әйләнеп кайтмасыннар өчен ныклы тәрбия эшләре алып бару.
- Кызганыч, төрмәдә утырып чыкканнарның 46 проценты, иреккә чыкканнан соң, янәдән җинаять кылып, рәшәткә артына эләгә. Кешенең үзгәрергә исәбе юк икән, аны туры юлга күндерү авыр, әлбәттә. 3 нче төзәтү колониясендә җәзага тартылганнарны төзәтү үзәге булдырылды. Үзәктә психологлар, эшне белән тәэмин итү белгечләре көн дәвамында эшли. Бу ирегеннән мәхрүм ителгәннәргә психологик, социаль һәм башка төр ярдәмне оперативрак алырга мөмкинлек бирә.
Шул рәвешле тоткыннарга җәмгыятьтә социаль җайлашырга ярдәм итәбез. Шунысын да әйтергә кирәк: тоткыннар арасында социаль-психологик климат яхшырды. Шушы колонияне сайлап алуыбыз очраклы түгел, анда беренче тапкыр җинаять кылучылар утыра, җәза сроклары да кыскарак. Алар иреккә чыккач, элеккеге гөнаһларын кабатламас дигән ышаныч бар, - дип сөйләде журналистларга Россиянең Татарстан буенча Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте башлыгы урынбасары Альберт Шәмсетдинов.
Татарстанда әлеге пилот проект ел буе дәвам итәчәк. Нәтиҗәләр уңай булганда, әлеге тәҗрибәне республиканың башка төзәтү колонияләренә дә кертәчәкләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар