16+

Тәртип саклаучылар үзләре тәртип боза

Казан полиция бүлегендә көчләнгән 52 яшьлек ир реанимациядә үлгән.

Тәртип саклаучылар үзләре тәртип боза

Казан полиция бүлегендә көчләнгән 52 яшьлек ир реанимациядә үлгән.

Тикшерү материаллары буенча, 10 март көнне көндезге сәгать өчләр тирәсендә «ашыгыч ярдәм» бригадасы Казанның «Дальний» полиция бүлегеннән туры эчәге зарарланган 1959 елгы Сергей Назаровны 18 нче шәһәр хастаханәсенә китерә. Хирурглар караганнан соң, ир-ат реанимация бүлегенә күчерелә. Әмма табиблар аның гомерен коткарып кала алмый - ир-ат хастаханәдә җан бирә.
Тикшерү фаразлаганча, 9 март көнне ул Административ хокук бозулар турындагы кодексның 20.1 маддәсендә каралган вак хулиганлык өчен исерек килеш полициягә китерелә. Ир-атның мондый гамәлләр өчен алты тапкыр тоткарлануы ачыкланган. 9 март көнне ул, кулга алынып, эче авыртуына зарлангач, «ашыгыч ярдәм» чакыртыла, авыртуны басучы укол кадаганнан соң, ул хастаханәгә салудан баш тарта. 10 март көнне ир янә эче авыртуына зарлана, бу юлы инде аны табиблар «туры эчәк өзелүе» диагнозы белән хастаханәгә алып китә. Биредә ул операциядән соң үлә.
Әлеге факт буенча полиция хезмәткәрләренә Җинаять кодексының көч кулланып, вазифаи вәкаләтләрне арттыру һәм зыян күрүче өстеннән мыскыллаулар кылып, сәламәтлеккә алдан уйлап авыр зыян салу җинаять билгеләре буенча җинаять эше кузгатылган. Хәзерге вакытта вакыйганың барлык нечкәлекләрен ачыклауга багышланган тикшерү гамәлләре уздырыла.
PS. ТР эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров кичә иртәнге алтыда ук әлеге гадәттән тыш хәл буенча ашыгыч киңәшмә җыйды һәм ул «Дальний» полиция бүлеге җитәкчесе полковник Сергей Ефремовны һәм берничә хезмәткәрне эшеннән азат итте.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading