16+

Туган якта бәйрәм тантанасы

Күптән түгел Актанышта Гамил Афзал исемендәге иҗат фестивале узды. Белгәнебезчә, иҗат фестивале Нур Баян исеме белән башланып киткән иде. Өченче ел инде ул Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, шагыйрь Гамил Афзал исеме белән дәвам итә. Актанышлылар, һәрвакыттагыча, үсеп килүче буынга булган игътибарны арттыра гына бара. Киләчәкне алдан күреп эш итүче...

Туган якта бәйрәм тантанасы

Күптән түгел Актанышта Гамил Афзал исемендәге иҗат фестивале узды. Белгәнебезчә, иҗат фестивале Нур Баян исеме белән башланып киткән иде. Өченче ел инде ул Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, шагыйрь Гамил Афзал исеме белән дәвам итә. Актанышлылар, һәрвакыттагыча, үсеп килүче буынга булган игътибарны арттыра гына бара. Киләчәкне алдан күреп эш итүче...

Быелгы фестиваль Актаныш муниципаль район башлыгы Энгель Фәттахов чыгышы белән башланып китте. Ул Актаныш районында үткәрелеп килә торган әлеге чараларның мөһимлеген ассызыклап үтте:
- Татар әдәбиятын саклау эшендә без әйдәп барырга тиеш. Телебезне югалтабыз икән, Ватаныбызны да югалтабыз. Без бу эшне үстерергә тиеш. Әдәби телне баетып, татар телен 4 нче сыйныфка кадәр ныклап өйрәнү бурычы куелган. Безнең бу баскычта гына тукталып каласы килми. Г. Афзал исемендәге иҗат бәйгесендә җиңгән балаларны югалтмыйча, һәр баланы күз карасыдай саклап, киләчәктә укырга керүдә ярдәм итеп, Язучылар берлегенә әгъза итеп алу эшләре дә дәвамлы булса иде.
Район хакимияте башлыгының әлеге сүзләрендә милләт өчен борчылу да, киләчәкне кайгырту да, башланган эшләрнең дәвамлы булачагына ышаныч та ята.
Тантаналы чарада Казан кунаклары да катнашты. Татарстан Язучылар берлегенең яңа рәисе Рафис Корбан, аның беренче урынбасары Данил Салихов һәм яңа гына «Халык шагыйре» исеменә лаек булган Рәдиф Гаташ, фестивальдә катнашучыларны сәламләп, аларга уңышлар теләделәр.
Казан кунаклары фестиваль җиңүчеләренә бүләк тә алып килгәннәр. Күптән түгел генә үзенең 90 еллык юбилеен билгеләп үткән затлы журналыбыз «Казан утлары»ның юмористик хикәяләргә игълан ителгән бәйгесендә җиңүчеләрнең әсәрләрен бергә туплап чыгарган җыентыгы, истәлекле бүләк булып, балаларга килеп иреште.
Фестивальдә 114 укучы һәм укытучы катнашып, җиңүчеләр исемлегенә Алия Мәгъдәнурова, Камил Ибраһимов, Алинә Галиева, Илфак Фәррахов, Лилия Сәлимҗанова, Алия Корбанова, Резеда Фәйзрахманова, Алсу Шәриповалар керде. Актанышның 1 нче мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Гүзәл Фарсыева исә гран-прига ия булды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading