16+

«Тукай хәзинәләре» дигән китаплар сериясе дөнья күрде

Татарстан китап нәшриятында балалар өчен өр-яңа китап сериясе дөнья күрде!

«Тукай хәзинәләре» дигән китаплар сериясе дөнья күрде

Татарстан китап нәшриятында балалар өчен өр-яңа китап сериясе дөнья күрде!

«Тукай хәзинәләре» дип аталган әлеге серия бөек шагыйребезнең шигырьләрен, әкиятләрен, мәсәлләрен һәм шушы әсәрләргә нигезләнеп әзерләнгән буягычны үз эченә ала. «Эш беткәч уйнарга ярый» китабында Светлана Ибраһимова бизәвендә Тукайның иң матур шигырьләре бирелгән, «Өч хакыйкать» китабында укучылар барыбызга да яхшы таныш Шүрәле, Су анасы, Кәҗә-Сарыклар белән беррәттән, үз бәхетен эшендә тапкан Ташчы егет, комсыз Бай һәм Чыпчык белән дә таныша ала. Әкиятләрне рәссам Рөстәм Хәбибуллин бизәгән. «Әтәч илә Энҗе бөртеге» дип аталган мәсәлләр китабында Тукайның Эзоп, Константин Ушинский, Лев Толстойлар үрнәгендә иҗат ителгән мәсәл-хикәятләре урын алган. (Рәссамы - Алсу Тимергалина.) Һәм, ниһаять, Тукай китапларын укып чыккач, шулар үрнәгендә рәхәтләнеп бизәкләр өчен «Эш беткәч буярга ярый!» буягычы да бар. Аны рәссам Заһир Хәкимов эшләгән. Буягыч сюрпризлы: кечкенә рәссамнар үзләрен сынап карап, Тукай әсәрләренә үз рәсемнәрен дә ясый ала! Китапларны аерым-аерым да, махсус футлярга салынган «Тукай хәзинәләре» дип аталган бүләк җыелмасы итеп алырга да мөмкин. Әлеге җыелма балалар өчен идеаль бүләк булачак.

Китаплар Татарстан китап нәшриятының бөтен фирма кибетләрендә һәм шулай ук нәшриятның сайтында тәкъдим ителә: http://www.tatkniga.ru/

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading