16+

Туксан тугызлы ташлама

Хатын-кызның ике проблемасы бар, ди: кием юк һәм кием куярга урын юк. Чүпрәк-чапрак колы дип һәркемне атап булмаса да, һәр хатын-кызның матур булып күренергә теләве хак. Бу итәккә мондый кофта, бу чалбарга теге блузка... Матур итеп киенгән, үз-үзенә игътибарлы хатын-кыздан да матуррак кем була ала?! Өстәвенә ошаган киемне юнь генә...

Хатын-кызның ике проблемасы бар, ди: кием юк һәм кием куярга урын юк. Чүпрәк-чапрак колы дип һәркемне атап булмаса да, һәр хатын-кызның матур булып күренергә теләве хак. Бу итәккә мондый кофта, бу чалбарга теге блузка... Матур итеп киенгән, үз-үзенә игътибарлы хатын-кыздан да матуррак кем була ала?! Өстәвенә ошаган киемне юнь генә...

Ниһаять...
Шуңа да казанлыларга да, башкала кунакларына да кибетләрдәге ташламалар чоры көтеп алынган кунак белән бер. Аны кибетләр, гадәттә, ике чорда уздыра: кышкы ассортиментны сатып җибәрү максаты белән яңа елдан соң һәм язгы-җәйге коллекциянең калдыгыннан котылу нияте илә июль башыннан. Июль ахырына кадәр элгечләр хуҗасын таба алмый «тилмергән» киемнәр үз сатып алучысын түбән бәясе белән кызыктырырга тиеш.
Казанның иң зур сәүдә үзәге буенча йөрим. Әле «урак чоры» башланып кына килә икән - витриналардагы «-30 процент», «50 процентка кадәр» кебек язулар күзне иркәли. Аңлашылды - әле чын ташламалар башланмаган икән. Болары - утыз һәм иллеләр - сатып алучының игътибарын җәлеп итәр өчен ташланган беренче җим генә. Бу әле иң беренче куелган бәяне кәгазьдә арттырып, шуннан соң утыз процентны чигерү генә. Нәтиҗәдә ул беренче бәядән әллә ни аерылып тормый.
Кием-салым
Сәүдә үзәгенә килеп керү белән, атна уртасы булуына карамастан, кешенең күплегенә игътибар иткән идем. Безне алдарга озак түгел инде - матур ялган алдында хатын-кыз буларак күбебез көчсез дим. Бер йортта яшәүче Наташа белән маңгайга маңгай чәкешә язгач та, шулай дип көлештек. Өч бала анасы Наташа белән ташламалы бүлекләр турында сөйләшәбез:
- Әлбәттә, яратам ташлама чорын, - ди Наташа. - Безнең финанс хәле әллә нинди кыйммәтле кибетләрдә киенергә ирек куймый, ә ташлама чорында балаларыма да, ирем белән үземә дә арзан гына бәягә кием-салым таба алам. Әле менә сумкамда үземә дип алган 450 сумлык футболка, 290 сумлык эчке кием. Кече улым Сашага 1700 сумга 4 кием алдым.
- Теләп алданабыз, иеме?
- Әлбәттә, без бит илебез белән шундый - ярты бәясенә дигәндә, соңгы тиенебез дә жәл түгел.
Менә таба, менә чүмеч
Төрле йорт кирәк-яраклары, савыт-сабалар тәкъдим итүче кибет сатып алучысын кочак җәеп каршы ала да буш кул белән җибәрә икән. Ә рекламалары нинди кәттә иде! Имеш, алар июль ахырына кадәр теләгән әйбереңне бушлай диярлек биреп җибәрергә риза. Ә чынлыкта, монда чын ташламалы әйбер ике-өч кенә. Кеп-кечкенә ике паласның бәясен чигергәннәр дә, пыяла стаканнарны 19ар сумга алып була, 500 тәңкәлек пледларны 149 сумга бирәләр. Беркемгә кирәге калмаган пыяла вазаларга, бер-ике төрле ясалма чәчәккә әллә ни сизелерлек булмаган ташлама каралган. Бетте! Болай ук итеп алдарга ярамый инде.
Итек, букча, күн каеш
Аяк киеме дә ярты бәягә сатыла башлаган - ташлама белән 3 меңлекләре дә, 300 сумлыклары да бар. Чын күн сумкаларга иң зур ташлама - 30 процент (10 мең 560 сумлык сумканы 7390 сумга саталар), ясалма күнлеләрен 500 сумга да табып була. Хатын-кызның аерылгысыз дусты - аксессуарларга чын ташлама каралган, аларны бөтенләй юк кына бәягә дә алып була.
Йомгак
Ташламалы чор белдекле сатып алучы өчен кулай вакыт: эзли белеп эзләсәң, бер кочак кирәкмәгән әйбер арасыннан үзең өчен кирәклесен табарга, гаилә бюджетын шактый зур суммага баетырга була. Ташламага кеше алдыйлар инде, дип кенә карарга кирәкми - акыл белән якын килә белсәң, үз дигәнең үзеңә була. Быелгы җәйге ташламаларны былтыргыга караганда саранрак дияр идем: «чеметеп кенә ясалган» ташлама, аның янына яңа коллекция әйберләре куелган. Ә туксан тугызлыга беткән саннар, ниһаять, үзгәрде. Әллә сатучылар алардан кергән тиеннәрне санап туйды, әллә өстән кушылды. Хәзер бәя ахырына 90 санын, «чәпиләр» икән. Бер сүз белән: «Бармыйм мин ул алдар капчыкларын баетырга», - дияргә ашыкмагыз. Ташлама һәр көн булмый: барып карагыз, бәлки, бюджетыгызның нинди дә булса өлешен саклап кала алырсыз да кием шкафыгызны баетырсыз...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading