16+

Туристлар Казанга озакка һәм күпләп килә башлаган

Татарстан башкаласына быелның августына ук инде ике миллион турист килгән. Шуларның 92,8 проценты Кытай, Германия, Франция, Италия һәм АКШ кешеләре. "Казан" халыкара аэропортыннан ел башыннан 1,2 миллион пассажир файдаланган.

Туристлар Казанга озакка һәм күпләп килә башлаган

Татарстан башкаласына быелның августына ук инде ике миллион турист килгән. Шуларның 92,8 проценты Кытай, Германия, Франция, Италия һәм АКШ кешеләре. "Казан" халыкара аэропортыннан ел башыннан 1,2 миллион пассажир файдаланган.

- Чит илләр һәм үзебезнең ил туристлары беренче чиратта Казан Кремленә, "Ривьера" аквапаркына бара. "Казан" гаилә үзәге абруй казанды, Казансу ярындагы бу үзенчәлекле архитектура бинасы түбәсенә 83 мең кеше менде. Казанны тиздән "Ривьера" комплексы янындагы күзәтү боҗрасыннан да хозур кылып булачак. Әлеге корылма ел ахырында эшли башлый, кабиналар җылытылганлыктан, боҗра кыш көне дә кулланылачак, - диде шәһәрнең туристлыкны үстерүгә теләктәшлек комитеты рәисе Дарья Санникова.

RoomGuru.ru сервисы төзегән рейтингта, илнең эчке туристлык ихтыяҗлары буенча, Казан җәйге чорда Россиянең иң популяр шәһәрләре өчлегендә. Казанга Мәскәү, Санкт-Петербург, Самара, Уфа һәм Түбән Новгород шәһәрләреннән еш киләләр.

Татарстан башкаласында хәзер унҗиде мең урынга 196 кунакханә һәм хостел исәпләнә. Футбол буенча 2018 елда узачак дөнья чемпионатына әзерлек кысаларында, Казандагы кунакханәләрнең иминлекне тәэмин итү мөмкинлекләре тикшерелә, махсус классификация үткәрелә.
- Тиешле таләпләргә җавап бирмәүче кунакханәләр 2017 елның 1 гыйнварыннан үз эшчәнлеген туктатачак. Торак йортларга урнашкан хостеллар, әгәр шул йортта яшәүчеләр риза булмаса, шулай ук ябылачаклар,- дип кисәтте Дарья Санникова.

Мөселман киносы, Шаляпин фестивальләре, Иске Татар бистәсендә үткәрелүче "Тәмле Казан" фестивале, "Велоноч" спорт чарасы һәм, әлбәттә инде, Сабантуй - Казанның бизәкләре. Татарның милли ризыклары да кунакларга бик ошый. Казанга элегрәк бер-ике көнгә генә килсәләр, хәзер 4-5 көнгә тукталалар икән.


Фото: aif.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading