16+

Тынычлык бистәсендә Казан белән Самара Сабантуйлары “берләшә”

Казанда 24 июньдә Тынычлык бистәсендәге Каенлыкта, Дәрвишләр бистәсендәге Каенлыкта һәм Киров районындагы Аккош күле буенда Сабан туйлары үткәрелә. Тынычлык бистәсендәге Сабан туе мәйданында республиканың 11 муниципаль районы ишегалдында бәйрәм программасы 9.30 сәгатьтә, ә амфитеатрда 11.00 сәгатьтә башлана.

Тынычлык бистәсендә Казан белән Самара Сабантуйлары “берләшә”

Казанда 24 июньдә Тынычлык бистәсендәге Каенлыкта, Дәрвишләр бистәсендәге Каенлыкта һәм Киров районындагы Аккош күле буенда Сабан туйлары үткәрелә. Тынычлык бистәсендәге Сабан туе мәйданында республиканың 11 муниципаль районы ишегалдында бәйрәм программасы 9.30 сәгатьтә, ә амфитеатрда 11.00 сәгатьтә башлана.

Сәлам сиңа, Самара!
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның килүе көтелә. Тынычлык бистәсендәге Сабан туе белән Самарадагы Сабантуй арасында телекүпер урнаштырыла. Самара өлкәсе губернаторы Дмитрий Азаров элемтәгә чыгачак. Самаралыларны Казаннан Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов сәламли.

Шәһәр Башкарма комитетының мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов таныштырганча, бәйрәм 900 артист катнашындагы “Беренче буразна” дигән театраль тамаша белән ачыла. Концерт программасында татар эстрадасы йолдызлары Фирдүс Тямаев, Эльмира Кәлимуллина, Зәйнәп Фәрхетдинова, Асаф Вәлиев, Салават Табаев, Айгөл Хәйри, “Казан нуры” оркестры чыгыш ясый. 

“Кабартма”, - диде Балык Бистәсе, “пәрәмәч”, - диде Лаеш

Вахитов һәм Идел буе районнары хакимияте башлыгы Альберт Салихов сөйләгәнчә, Тынычлык бистәсендәге Сабантуй мәйданында республиканың 11 муниципаль районы “бәйрәм ишегаллары” тәкъдим итә.

Үзешчән артистларның чыгышларыннан тыш, быел районнар татар аш-сулары белән дә сыйлый һәм хәтта “осталык дәресе” дә үткәрә. Арча-өчпочмак, Кукмара-борай бәлеше, Яшел Үзән-чәк-чәк, Балык Бистәсе-кабартма, Алексеевск-кош теле, Буа-вак бәлеш, Биектау-коймак, Зәй-кыстыбый, Лаеш-пәрәмәч, Нурлат-гөбәдия һәм Менделееевск бавырсак пешерәчәк. “Хатын-кызларыбыз аш-суга бик уңганнар. Безнең ишегалды бәйрәменә кермичә узып китмәгез!”-диде Балык Бистәсе районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Вафина.

Баш батырга-квадрацикл

Шәһәр Башкарма комитетының спорт комитеты рәисе урынбасары Ришат Ибәтуллин әйткәнчә, көрәш 65 килограмм авырлык үлчәвеннән 100 килограммга кадәр һәм аннан да югарырак авырлык үлчәвендә алып барыла. Көрәшчеләрнең беренчел чыгышлары Зәй муниципаль районы ишегалдында була, шуннан соң алар төп мәйданга күченә. Баш батырга квадрацикл белән тәкә бүләк ителә. 

Тынычлык бистәсендәге Сабан туена автобуслар “Җиңү проспекты метро станциясе”, “10нчы микрорайон”, “Филармониянең концертлар залы”, “Глазунов урамы” тукталышларыннан йөреп торачак. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading