16+

Укып бетергәч, безгә кил

Республика икътисады үсеше өчен кирәк булган белгечләрне Татарстанда контракт нигезендә әзерләргә уйлыйлар.

Укып бетергәч, безгә кил

Республика икътисады үсеше өчен кирәк булган белгечләрне Татарстанда контракт нигезендә әзерләргә уйлыйлар.

Болар - нигездә, эшче һөнәрләр инде, билгеле. Эш бирүчеләр тарафыннан сорала, әмма яшьләрдә кызыксыну уятмаган белгечлекләр турында сүз бара. ТР Министрлар Кабинеты тарафыннан әлеге максатта «Татарстан Республикасы урта һөнәри белем бирүче дәүләт уку йортларында башлангыч һәм урта һөнәри белем нигезендә бирелүче һөнәрләр (белгечлекләр) буенча квалификацияле кадрларны максатчан әзерләү турында» карар кабул ителгән. Бу хакта ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова хәбәр итте. Әлеге карар нигезендә урта һөнәри уку йортларында яңа белгечлекләр ачарга һәм максатчан һөнәри әзерлек турында килешү төзегән укучыларга 5205 сум күләмендә югары стипендия билгеләргә тәкъдим ителә. Башка шәһәрләрдән килеп укучы яки тулай торакта яшәмәүчеләргә, торакны арендалап тору өчен, тәүлегенә 300 сум күләмендә акча түләргә дә ниятлиләр.
Уку башланганчы студент, урта һөнәри уку йорты һәм эш бирүче арасында өч яклы килешү төзелә. Яшь белгеч, укуын тәмамлагач, әлеге предприятиегә эшкә китәргә тиеш була. Студент яхшы билгеләргә генә укып, һөнәрне яхшы үзләштерергә тиеш, билгеле. Юкса, укудан чыгарылган очракта, үзенә тотылган чыгымнарны бюджетка бер ай эчендә кире кайтарырга тиеш була.
Клара Таҗетдинова хәбәр иткәнчә, максатчан контракт нигезендә әзерләнергә тиешле белгечлекләр саны - ундүрт. Алар арасында шиннар җитештерүче операторлар, авиация техникасын җыючы слесарь, металл эшкәртүдә станокчы, металлдан ясалган судноларны төзүче һәм ремонтлаучы, радиоэлектрон аппаратура һәм приборларны монтажлаучы, йортта һәм коммуналь хуҗалыкта хезмәт күрсәтү, органик булмаган матдәләрнең химик технологиясе, эчке сантехника, һаваны җилләтү һәм вентиляция җайланмаларын монтажлау һәм эшләтүче, шулай ук башкалар бар.
2013-2014 уку елына дәүләт заказы 375 кешегә бирелгән. Хәзерге вакытка 300ләп гариза кабул ителгән инде. Бу белгечләрне әзерләүдә Казан, Түбән Кама, Лениногорск, Яшел Үзән, Әлмәт көллият һәм техникумнары тырышлык куячак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading