16+

Ул бәхетле язмыш кичерде

Мәһабәт гәүдәле, бәрхет тавышлы артистның сәхнәдә шигырьләр укуын кем генә хәтерләми икән. Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, республиканың Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Айрат Арсланов бүген, исән булса, үзенең 85 нче язын каршылар иде.

Ул бәхетле язмыш кичерде

Мәһабәт гәүдәле, бәрхет тавышлы артистның сәхнәдә шигырьләр укуын кем генә хәтерләми икән. Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, республиканың Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Айрат Арсланов бүген, исән булса, үзенең 85 нче язын каршылар иде.

Айрат абый кайда гына чыгыш ясамасын, зур сәхнәләрдәме, укучылар алдындамы, аны һәрвакыт яратып каршы алдылар, алкышлап озаттылар. Аның тәүге чыгышын тамашачы Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында уйнаган спектакльләрдә күрсә, соңыннан радио дулкыннары аша ишетә башлый. Үзенең тапшырулары аша халкыбызга бәхетле мизгелләр бүләк итте ул. Г.Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясендә эшләгәндә, Айрат абый, нәфис сүз остасы буларак, концерт бригадалары белән илебезне аркылыга-буйга гизеп чыккан кеше. Ул һәрвакыт милләт язмышы өчен борчылып яшәде. Үзе исән чагында аның хакында китап та дөнья күргән иде.
Нәфис сүз остасы турында күренекле язучы Мөхәммәт Мәһдиев: «Айратны халкыбыз ник ярата? Нигә сәхнәгә, экранга ул чыкканда тәнеңә, миеңә рәхәт дулкыннар йөгерә, нигә кинәт кенә сәнгатьнең зур сихри дөньясына үзеңне тапшырасың? Чөнки Айрат Арсланов сәхнә культурасына ия», - дип язган иде.
Әйе, бүген сәхнәдә Айрат абый кебек зыялы, зәвыклы нәфис сүз осталары юк шул. Айрат Арсланов белән безгә дә гомеренең соңгы елларына кадәр аралашу насыйп булды. Үзенең мәкаләләрендә ул бергә эшләгән иптәшләре турында хатирәләрен яңартты, истәлекләре белән уртаклашты. Айрат абыйның киң күңеллелеге, ихласлыгы аның язмаларында да чагыла иде. Артист бәхетле язмыш кичерде. Алар танылган диктор, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Мәрьям Арсланова белән ярты гасырдан артык тату гомер иттеләр. «Мин бергә яшәгән чорыбызда Айраттан беркайчан да авыр сүз ишетмәдем. 60 елга якын бербөтен булып, үзара аңлашып яшәүгә ышанып та булмый хәтта. Айратыма гомерем буе рәхмәтле булып яшим. Аны бер мизгелгә дә онытмыйм, догаларымнан калдырмыйм», - дип сөйли Мәрьям апа. Ул соңгы вакытта үзенең гомеренең кайбер мизгелләрен туплап китап та чыгарган. Бүгенге көндә аларның кызлары Алсу белән Гөлнар фән юлында хезмәт итәләр. Алар да әтиләрен юксынып искә алалар: «Әти белән әни көне-төне эштә булды. Ата-аналар җыелышына барырга да вакытлары булмый иде. Кайвакыт әни безне ачуланса да, әти яклый иде. Без әтине көн саен искә төшерәбез. Менә кайтып керер, елмаеп кына нәрсәдер әйтер кебек тоела...»
Ни кызганыч, гомеренең соңгы елларында Айрат абый аяклары авыртудан интекте. Терелергә өмет белән хастаханәгә керсә дә, савыга алмады. Шул авыру аны безнең арадан алып та китте.
29 апрельдә Г.Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясенең концерт залында А.Арслановны искә алдылар. Анда театр артистлары, язучылар, җырчылар һәм А.Фәйзрахманов җитәкчелегендәге дәүләт фольклор ансамбле катнашты.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading