16+

Универсиада көннәрендә музейлар махсус режимда эшләячәк

XXVII Бөтендөнья студентлар уеннары булган көннәрдә ТР Милли музее «Универсиадага таба!» махсус программасына чакыра.

Универсиада көннәрендә музейлар махсус режимда эшләячәк

XXVII Бөтендөнья студентлар уеннары булган көннәрдә ТР Милли музее «Универсиадага таба!» махсус программасына чакыра.

Ул 6, 11 һәм 17 июльдә сәгать 12.00-14.00дә узачак «Җанланган экспозиция» чарасыннан башлана. Музейга килүчеләр өчен ата-бабаларыбыз тормышы ачылачак.
7, 10, 12 һәм 16 июльдә музейда күн һәм зәркән эшләре, алтын белән чигү, гарәп каллиграфиясе белән таныштыра торган мастер-класслар узачак.
Универсиада көннәрендә профессиональ рәссам Миля Нуруллина «Тюльпан - Универсиада символы» мастер-классын уздыра.
13 июльдә музейга килүчеләргә Наполеон сугышларының хәрби вакыйгалары атмосферасында булу мөмкинлеге туа.
14 июльдә сәгать 12.00-14.00дә узачак Сабан туе музей программасының төп чарасы булачак.
Универсиада алдыннан музейда яңа күргәзмәләр ачыла: алар «Татарстанның спорт алтыны» һәм «Татар киеме: тарих һәм хәзерге заман».
ТР Милли музее экспозициясе Универсиада көннәрендә махсус режимда сәгать 10.00-21.00дә эшләячәк, дип хәбәр итә музейның матбугат хезмәте.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading