16+

Универсиадага волонтерлар җыялар

2013 елда Казанда үтәчәк XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасына волонтерлар туплау эше тулы көченә башланып китте.

Универсиадага волонтерлар җыялар

2013 елда Казанда үтәчәк XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасына волонтерлар туплау эше тулы көченә башланып китте.

Аларны махсус имтихан нигезендә сайлап алырга җыеналар. Волонтерлык эше белән чит илләрдәгеләр, Россиянең башка төбәкләрендә яшәүчеләр дә кызыксына. Алар белән аралашу, кабул итү имтиханнарын алу интернетта скайп аша булачак.
Әгәр сез дә кызыксынасыз, катнашасыгыз килә икән, www.makeureal.kazan2013.com сайтына кереп анкета тутырырга кирәк. Универсиада вакытында волонтерлар алдан билгеләп куелган эшләрне башкарачаклар. Уеннарны бөтен дөньяны шаккатырырлык итеп уздыру өчен аларның да әзерлекле булуы, үзара кулга-кул тотынышып эшли белүләре кирәк.
Сайтта анкета тутырганнар февраль аенда үзләренең электрон почталарына чакыру хатлары алачак. Анда имтиханның тәртибе, көне, урыны, вакыты турында мәгълүмат булачак. Казанга килә алмаучылардан имтиханны скайп аша алачаклар, бу бигрәк тә Россиянең башка төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүчеләргә кагыла.
Волонтерларны сайлап алуның иң мөһим кагыйдәсе - алардагы теләк. 2013 елда Казанда Универсиада вакытында бу эшкә егерме мең волонтерны җәлеп итәргә җыеналар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading