16+

Вакытында түләмәсәң, штрафың арта

Россия Федерациясе Административ хокук бозулар кодексының 20.25 маддәсенең 1 нче өлешенә узган елның 2 августыннан үзгәрешләр гамәлгә керде.

Вакытында түләмәсәң, штрафың арта

Россия Федерациясе Административ хокук бозулар кодексының 20.25 маддәсенең 1 нче өлешенә узган елның 2 августыннан үзгәрешләр гамәлгә керде.

Штрафыңны вакытында түләмәсәң, хәзер өстәмә рәвештә 1 мең сумнан да ким булмаган күләмдә административ штраф салына яки 15 тәүлеккә кадәр кулга алу кулланыла. Мәсәлән, элек 100 яки 300 сум штрафыңны вакытында түләмәсәң, хөкем карары нигезендә ул 200 һәм 600 сумга арттырыла иде. Бүген исә 100, 300, 500 яки 700 сумлык штрафларыңа 1000 сум өстәмә штраф билгеләнә. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен салынган штрафны түләмәгән очракта, карар чыгаруның 41 нче көненнән административ җаваплылык башлана. Кешегә штрафын үз ирегендә түләр өчен 30 көн һәм штрафка риза булмаганлыгын белдерү (дәлилләү) өчен 10 көн бирелә. Киров районында быел штрафларын вакытында түләмәүчеләргә карата 51 эш кузгатылды. Шулардан 6 кеше административ кулга алынды, 43 кешегә кабат штраф өстәлде. Онытмагыз, административ кулга алу яки өстәмә штраф алдан билгеләнгән штрафны гамәлдән чыгармый.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading