16+

Венера Ганиева яратырга куша, ә Мөнир Рахмаевка алмаш үсә (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Ата-ана өчен нарасыеның авыруын, аның табиблардан башка яши алмавын күреп яшәүдән дә авыррак әйбер бармы икән?!

Венера Ганиева яратырга куша, ә Мөнир Рахмаевка алмаш үсә (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Ата-ана өчен нарасыеның авыруын, аның табиблардан башка яши алмавын күреп яшәүдән дә авыррак әйбер бармы икән?!

13 ноябрь көнне, аларның хәсрәтен азга гына булса да җиңеләйтү өчен, Татарстанның һәм Россиянең халык артис­ты Венера Ганиева һәм аның укучылары «Әкият» курчак театрында «Җырла, бие, изгелек кыл» дигән хәйрия концерты оештырды. Клоуннар, лазер шоу, төрле мастер-класслар белән тулыландырылган чара балалар өчен дә, ата-аналар өчен дә чын бәйрәм булды.

- Чара оештырыр алдыннан без иң беренче чиратта ата-аналарга мөрәҗәгать иттек. Сәхнәгә чыгу балага стресс түгел, ә бәйрәм булырга тиеш. Күбесе катнашырга бик теләп ризалык бирде. Бу - балаларның күптәнге хыялы. Концерт беренче тапкыр гына оештырылса да, әлеге традиция күп елларга сакланып калачак. Бүген без 130 мең сум акча җыярга уйлыйбыз. Барлык акчалар Рональд Макдональд хәйрия фонды төзегән бушлай кунакханә кирәк-яракларына тотылачак. Биредә дәваланучы балалар ата-аналары белән яши, - диде «Рональд Макдональд йорты» хәйрия фонды генераль директоры Светлана Полякова.



Шунысы үзенчәлекле - танылган татар җырчылары белән бер сәхнәдә дәваланучы балалар үзләре дә чыгыш ясады. 7 яшьлек Сагдиана Галиуллина да сәхнә тормышына тартыла икән.
- Кызым бүген кечкенә феялар биюен башкарачак. Сәхнәгә беренче тапкыр гына чыкмыйбыз инде, - диде кызның әнисе Ирина ханым.



Җырчы Мөнир Рахмаевка да алмаш үсеп килә. 11 яшьлек Кәрим Ганиев, үскәч, Мөнир кебек, сәхнәдә чыгыш ясыйсым килә дип хыяллана. Ул яраткан җырчысы белән «Балалы солянка» тамашасында чыгыш ясарга да өлгергән. Авыруы аркасында өйдә белем алырга мәҗбүр булган малай бик ачык, аралашучан булып чыкты.
- Бүген мин «Алмагачларым» җырын башкарам. Җырны да, биюне дә үзем өйрәндем, - дип елмайды ул.



Концертны Михаил Волконадский белән Венера Ганиева үзе алып барды. Җырчы хастаханәдә дәваланучы балаларга элек тә ярдәм күрсәтә торган булган, балалар да аны үз итә.

- Көзгегә карап, без үзебезнең бары тышкы матурлыкны гына күрәбез. Күңелеңнең чиста, рухыңның бай булуы да кирәк бит әле. Бүген безнең сәхнәдә алтын йөрәкле кешеләр җыелган. Яратуның бер матур күренеше бу, - дип, Венера ханым Фәнис Яруллин сүзләренә иҗат ителгән «Яратыгыз» җырын башкарды.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading