16+

Ветераннар «Балкыш»ка әзерләнә

Ветераннарның «Балкыш» үзешчән башкаручылар фестиваленең гала-концерты Казанда 18 майда һәм 1 октябрьдә узачак.

Ветераннар «Балкыш»ка әзерләнә

Ветераннарның «Балкыш» үзешчән башкаручылар фестиваленең гала-концерты Казанда 18 майда һәм 1 октябрьдә узачак.

ТР Ветераннар советы рәисе Хәбир Иштирәков, быел фестиваль икенче ел рәттән үткәрелә, ул ветераннарны иҗтимагый тормышка җәлеп итү өчен оештырыла, дип билгеләп үтте «Татмедиа» басма һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгында үткән матбугат конференциясендә. «Балкыш» фестивале өч этапта уза. Беренче этап 10 гыйнвардан 15 мартка кадәр муниципаль берәмлекләрдә үтте, икенчесе - зона этабы әле 30 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Фестивальнең соңгы этабы ул - Казанда узачак йомгаклау гала-концертлары. Катнашучылар күп булгач, быел концертны да икене оештырырга булганнар. Өлкәннәр мондый номинацияләр буенча көч сынашачак: ялгыз җырлау, вокаль ансамбль, вокаль-инструменталь ансамбль, хор коллективы, фольклор, шигърият, хореография, сәнгатьле уку. Үткән елдан аермалы буларак, быелгы фестивальдә иң өлкән катнашучы өчен махсус яңа номинация дә булдырылган. Фестивальнең тематикасы да үзгә: Бөек Ватан сугышында җиңүгә 70 ел тулуны билгеләп үтүгә әзерлек кысаларында, быел чыгышлар күбрәк патриотик төсмер алачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading