16+

«Ветераннар сафы сирәгәя, шунлыктан аларга игътибар бермә-бер артырга тиеш»

Татарстан башкаласында Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышлап, мәдәни һәм спорт чаралары башланды. Шуларның берсе - "Җиңү хаты" акциясе.

«Ветераннар сафы сирәгәя, шунлыктан аларга игътибар бермә-бер артырга тиеш»

Татарстан башкаласында Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышлап, мәдәни һәм спорт чаралары башланды. Шуларның берсе - "Җиңү хаты" акциясе.

- Казан ветераннары быел фронтташ дусларына Җиңү көне белән котлап, кәрәзле телефон аша SMS лар җибәрәчәкләр, - дип, гаҗәпләндерде шәһәрнең мәдәният идарәсе җитәкчесе Айгөл Горнышева "эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсендә.

Хөрмәтле ветераннарга кәрәзле телефонны яки компьютерны идарә итәргә яшь активистлар булышачак, әлбәттә. Җиңү хатлары шулай ук кулдан да язылачак. Казанда бүген сугыш ветераннары һәм сугыш ветераны категориясенә тиңләштерелгән 18 мең 390 кеше исәпләнә.

Торак шартларын яхшырту өчен 29 ветеранга субсидия бирелгән. Фатирын ремонтлауны сорап язылган 27 гаризаның җидесе инде үтәлгән. Казан районнарында, предприятиеләрендә сугыш һәм тыл ветераннарын чакырып, мәҗелесләр оештырачаклар, азык-төлек тупланмасы тапшырачаклар. Мемориаль такталарны, һәйкәлләрне, туганнар каберлекләрен төзекләндерү эшләре 1 майга тулысынча тәмамланачак.

Республика һәм Казан ветераннары, шулай ук Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган тантаналы җыелыш 7 майда Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында узачак.

Җиңү көне - 9 майдагы мәдәни программа иртән Җиңү паркындагы Мәңгелек ут һәм Сугыш толлары һәйкәлләренә гирляндалар, чәчәкләр салып ачылачак. Биредә 12.00 сәгатьтә халык өчен ял-күңел ачу, концерт башлана. Ирек мәйданында парад - 9 сәгать 50 минутта башлана, бәйрәм концерты - 11 сәгать 15 минуттан 14.00 сәгатькә кадәр.

- Җиңү көненең тагын бер үзенчәлекле чарасы - "Казан" милли-мәдәният үзәге каршындагы мәйданда "Үлемсез полк" ("Бессмертный полк") хәтер акциясе үткәрелә. Әлеге чарага егерме мең кеше язылды инде. Колонна Ирек мәйданы, Кремль урамы буйлап узып, 1 май мәйданына киләчәк, - диде Айгөл Горнышева.

Казан мэры Илсур Метшин: "Ветераннарыбызның сафлары сирәгәя, шунлыктан аларга игътибар бермә-бер артырга тиеш. Ветераннарның һәркайсының адресы билгеле, әмма, кемдер каядыр китеп торган чагы булырга мөмкин. Туганнары яки күршеләре "онытылган" ветеран турында һичшиксез хәбәр бирсеннәр. Бер генә ветеран да игътибардан һәм котлаудан читтә калырга тиеш түгел!" - диде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading