16+

Ветеринарларның акчаларын арттыру һәм имиджларын үзгәртү яшь белгечләрне җәлеп итәрме?

Кагыйдә буенча, мал табибына 800 баш эре терлек туры килергә тиеш, әмма Татарстанда бер ветеринар 1600 башны контрольдә тотарга мәҗбүр.

Ветеринарларның акчаларын арттыру һәм имиджларын үзгәртү яшь белгечләрне җәлеп итәрме?

Кагыйдә буенча, мал табибына 800 баш эре терлек туры килергә тиеш, әмма Татарстанда бер ветеринар 1600 башны контрольдә тотарга мәҗбүр.

Мал табибларына йөкләнгән эш тиешеннән 2,3 тапкырка артыграк. Ләкин ничек кенә булмасын, республиканың ветеринария хезмәте үз алдына куелган бурычларны үтәп килә, җитәкчелек тә аларның эшен уңай бәяли. Дөрес, хәл итәсе мәсьәләләр дә җитәрлек. Болар хакында бүген Татарстан Министрлар кабинеты каршындагы Баш ветеринария идарәсенең Россельхознадзор белән берлектә үткәргән киңәйтелгән утырышында сөйләштеләр. Бу юлы коллегиядә беренче тапкыр Мәскәүдән Россия Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының ветеринария депаратменты директоры Владимир Боровой белән Ветеринария һәм фитосанитар күзәтчелек Федераль хезмәтенең җитәкчесе Сергей Данкверт та катнашты.

Татарстан ветеринарларын бүген нәрсә борчый соң?

Котыру чире

Татарстан Министрлар кабинеты каршындагы Баш ветеринария идарәсенең җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов әйтүенчә, кызганычка, котыру чире буенча республикада хәл катлаулы. 2015 елда Татарстанда 317 котыру чире теркәлгән, бу алдагы ел белән чагыштырганда 2,4 тапкырга күбрәк дигән сүз. Шуңа да быел бу мәсьәләгә аеруча зур игътибар биреләчәк. Әйтик, авыруны кисәтү максатыннан прививка йорт хайваннарына гына түгел, кыргый җәнлекләргә дә ясалачак. Шулай ук кыргый җанварларны, аеруча төлкеләрне ату өчен бюджеттан 4 миллион сум акча да бүлеп бирелгән. Владимир Боровой искәрткәнчә, бездә вакциналар буенча проблемалар юк. Алар барысы да үзебездә әзерләнә, читтән кайтарылмый.

Лейкемия

Ветеринарларны борчыган мөһим проблемаларның тагын берсе сыерларда лейкоз авыруы ачыклану. Авыру сыерның сөте сәламәтнеке белән кушылмыймы, без сыйфатсыз сөт кулланабызмы? Владимир Боровой журналистларны тынычландырырга ашыкты.

- Сөт комбинатларына беркайчан да авыру сыер сөте эләккәне юк, сыерда лейкоз табыла икән, аны савудан туктыйлар һәм башкалардан аералар, диде ул. Быелның 1 гыйнварыннан кабул ителгән Таможня Союзының регламенты буенча, лейкозлы сөтне һич тә әйләнешкә кертергә ярамый. Бүгенге көндә сыерларның 14 проценты әлеге авыруны йоктырган булып санала. Дөрес, йоктыру ул әле мал авырый дигән сүз түгел. Шуңа да төп максат, тиз арада бу чирдән котылып, мөмкин кадәр күбрәк баш санын саклап калу.
Яшьләрнең белем дәрәҗәсе нигә түбән?

- Казан дәүләт Ветеринария академиясенә яңа ректор килде. Димәк, бу проблема хәл ителер дигән өмет бар. Белем дәрәҗәсенең түбән булуы академиядә практика үтү өчен мөмкинлекләр җитәрлек булмауга бәйле. Уку йортының тәҗрибә үткәрү өчен бары бер клиникасы бар. Анда хайваннар саны аз. Алга киткән хуҗалыкларның кайберләре көнчыгыш галимнәре белән элемтәдә тора, эшчәнлегендә заманча ысуллар куллана. Шуңа да быелдан студентларны тәҗрибә туплар өчен әнә шундый үрнәк хуҗалыкларга җибәрү нияте бар.

- Диплом алган белгеч, шул ук көнне тәҗрибәле ветеринар була алмый. Моның өчен вакыт кирәк, яхшы мал табибын бергәләп тудырырга була бит, - дип искәртә Влидмир Боровой.

Ветеринарның акчасы аз

- Тырышып укырга теләмәүнең тагын бер сәбәбе - ветеринарларның аз хезмәт хакы булуындададыр. Кызганычка, дипломлы белгечләрнең күбесе авылга эшкә кайтырга атлыгып тормый. Әйтик, Кама Тамагында бүген 16 хуҗалыкның унысына ветеринария белгечләре җитми. Аңлашыла да, эш авыр, хезмәт хакы түбән. Бу мәсьәләне хәл итү өчен ветеринария идарәсе төрле ысуллар эзли. Әйтик, 30 яшькә кадәрле белгечләргә ярдәм итү максатыннан, 3 ел дәвамында югары белеме булганнарга хезмәт хакына 10 мең сум өстәп түләнә, урта белеме булганнарга 8 мең бирелә. Эшкә урнашканда да хәтта, махсус белеме булмаганнарга да бер тапкыр 15 мең сум бирү каралган.

- Боларга өстәп Кама Тамагы, Лаеш, Югары Ослан районнарында бүген дә махсус терлек чалу урыннары булмау, Чирмешән районында ике хуҗалыкта терлектә туберкулез авыруы таралуын әйтергә була. Ветеринария һәм фитосанитар күзәтчелек Федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Нурислам Хәбипов исә республикада тиешенчә кулланылмый торган җир мәсьәләсенә басым ясады. Республикадагы ветеринария өлкәсе эшченлегенә нәтиҗә ясап:

-Нәкъ менә сораганны көтеп тормыйча, бердәм булып эшли белгәнгә, һәм әлбәттә, министр Марат Әхмәтовның тырышлыгы аркасында эшегезнең нәтиҗәсе күренә, - диде Сергей Данкверт.

Татарстан премьер-министр урынбасары, республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек министры Марат Әхмәтов:

- Татарстан аерым статуска ия республика, шуңа да без һәрчак яхшы яктан аерылып торырга тиешбез. Ветеринарлар кайда нәрсә эшләнеп бетмәгәнен үзләре дә яхшы белә, мин бары кайбер нәрсәләрне генә искәртәсем килә. Быелга максатлар:

  • мал туардагы туберкулезны бетерик,
  • лейкоздан алдагы 2-3 елда мөмкин кадәр тизрәк котылыйк,
  • президент котыру чиреннән игълан ителгән карантиннар турындагы документларны имзалап арыды инде, бу мәсьәләгә аеруча зур игътибар бирелсен иде,
  • ветеринарлар җитештерү өлкәсенә якынайсыннар һәм имиджны күтәрү мәсьәләсенә дә битараф булмасыннар иде.

Кулланылмый калган кырлар калырга тиеш түгел. Җиргә бизнес, керем алу чыганагы дип карамыйк, җир ул - иң кыйммәтле байлык.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading