16+

Химия белгечен 1 миллион сум бүләк көтә

“Алабуга” үзгә икътисади зонасында 19-23 августларда “Химия анализы лаборанты” номинациясендә “Профессия буенча иң остасы” конкурсының федераль этабы була.

Химия белгечен 1 миллион сум бүләк көтә

“Алабуга” үзгә икътисади зонасында 19-23 августларда “Химия анализы лаборанты” номинациясендә “Профессия буенча иң остасы” конкурсының федераль этабы була.

– Казанның химия мәктәбе көчле, Татарстанда химия сәнәгате үсеш алган. Россиянең 14 төбәгеннән 17 кеше көч сынашачак. Шунысы кызыклы – ярышучыларның барысы да хатын-кызлар. Республикадагы предприятиеләргә эшкә хәзер дә 19 лаборант кирәк. Гомумән, 53 мең вакансия бар, – диде Татарстанның хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә. 

Конкурста беренче урынны яулаган лаборантка 1 миллион сум бирелә. Икенче урынга – 500 мең сум, ә өченче урынга – 300 мең сум каралган.
“Алабуга” үзгә икътисади зонасының уку-өйрәтү кластеры вәкиле Эльвира Фомина конкурс үткәрү урыны итеп “Алабуга”ны сайлаганнары өчен республика җитәкчелегенә рәхмәт әйтте.

– Бездә 30 предприятие эшчәнлек алып бара. Конкурсны оештыру өчен барлык шартлар тудырылган, – диде ул.
Татарстан исемен конкурсның төбәк этабында җиңгән Илона Мыльникова яклаячак.

– Мәктәптә 9нчы сыйныфта укыган чакта “Алабуга” үзгә икътисади зонасы вәкилләре очрашуга килгән иде. Аларның чыгышларын тыңлагач, химик булырга карар кылдым, химия фәнен болай да ярата идем. Химик белгечлеген үзләштергәннән соң, үзем дә “Алабуга” үзгә икътисади зонасында эшлим. Конкурста сынатмаска тырышачакмын, – диде Илона Мыльникова.

Видеоэлемтә аша чыгыш ясаган “Квалификацияләрне үстерү буенча милли агентлык”ның генераль директорының беренче урынбасары Павел Свистунов:”Конкурслар эшче профессияләренең дәрәҗәсен күтәрүне, тәҗрибә уртаклашуны максат итеп куя. Һөнәри бәйгеләр 2011 елдан оештырыла, анда Донецк белән Луганск та катнаша башлады. Татарстан конкурсларны югары дәрәҗәдә үткәрә”, – диде.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading