16+

Яңа буын полицейскийлар кирәк!

28 март көнне Россия эчке эшләр министры Рәшит Нургалиев җитәкчелегендә мәдәният вәкилләре, дин әһелләре һәм зыялылар катнашында оештырылган видеоконференциягә журналистлар да чакырулы иде.

Яңа буын полицейскийлар кирәк!

28 март көнне Россия эчке эшләр министры Рәшит Нургалиев җитәкчелегендә мәдәният вәкилләре, дин әһелләре һәм зыялылар катнашында оештырылган видеоконференциягә журналистлар да чакырулы иде.

Аны барлык төбәкләр дә күзәтте. РФ эчке эшләр министры Рәшит Нургалиев әйтүенчә, полициядә эшләргә яңа буын тәрбияләргә кирәк. Аннары Россия патриархы Кирилл сүз алып: «Җинаятьчеләр белән эшләгәндә ниндидер физик әзерлек үтәләр, ә рухи әзерлекләре кайда?» - дип белдерде. Россия Мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин дин әһелләре дә, полиция хезмәткәрләре белән бергәлектә, җинаятьчелеккә каршы көрәшергә тиеш, дип саный.
Россиядә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Владимир Лукин: «Офицерларның шәхси үрнәге хезмәткәрләргә күбрәк тәэсир итә. Соңгы елларда эчке эшләр органнары хезмәткәрләренә карата 5 мең шикаять керә һәм бу сан үзгәрми. Әлеге хәлдән чыгуның бердәнбер юлы - тәрбия һәм әхлакны формалаштырудан соң, җәмгыять контроле», - ди. Федерация Советы сенаторы Александр Чекалин ЭЭМда «коры закон» кертергә тәкъдим итә.
Җыелыш дүрт сәгатьтән артык барды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading