16+

Яңа елны – су өстендә

Казанда 28 декабрьдән киләсе елның 7 гыйнварына кадәр спортның су төрләре сараенда балалар һәм өлкәннәр өчен «Су кызы һәм диңгез юлбасарлары хәзинәсе» («Русалочка и сокровища пиратов») дигән тамаша оештырылачак.

Яңа елны – су өстендә

Казанда 28 декабрьдән киләсе елның 7 гыйнварына кадәр спортның су төрләре сараенда балалар һәм өлкәннәр өчен «Су кызы һәм диңгез юлбасарлары хәзинәсе» («Русалочка и сокровища пиратов») дигән тамаша оештырылачак.

Әлеге бәйрәм чарасын өч мәртәбә Олимпия чемпионы Мария Киселева әзерли. Спектакль су өслегендә, һавада һәм мәйданчыкларда барачак. «Казан-2013» башкарма дирекциясе» департаменты хәбәр иткәнчә, тамашага синхрон йөзү, нәфис гимнастика, трамплиннан сикерү һәм флайборд күренешләре кертелгән. Шулай ук театр, кино һәм цирк артистлары да чыгыш ясаячак. Мондый спектакльләр әлегә Мәскәүдә һәм Санкт-Петербургта гына үткәрелгән булган. «Казанны бик яратам. Россиядә спорт колач алган шәһәрләрнең берсе ул. Казанда иҗади проектларны тирәнтен аңлый һәм югары дәрәҗәдә гамәлгә ашыра беләләр. Биредә тамашачылар да гаҗәеп дустанә. Спектакльләрне караганнан соң, күп кенә балалар суга сикерү, синхрон йөзү кебек спорт секцияләренә язылачак әле», - ди Мария Киселева. «Су кызы һәм диңгез юлбасарлары хәзинәсе» спектакльләре Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Казан мэриясе теләктәшлегендә оештырыла.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading