Иртәгә сәгать 13.45тә «Татарстан хәбәрләре» яңа форматта чыгачак. Тапшырудагы яңалыклар, үзгәрешләр турында «Шәһри Казан» журналистлары беренчеләрдән булып ишетеп кайтты.
«Яңа Гасыр» каналындагы үзгәрешләрне җитәкчеләр нәкъ менә яңалыклар чыгарылышыннан башларга булганнар. Бу аңлашыла да: халык көндәлек, иң еш карый торган тапшыру бит ул «Татарстан хәбәрләре». Алып баручылардан алып, сюжетларның бирелеше, үзенчәлекле алымнар куллану, журналистларның сөйләү манерасы, студия бизәлеше, тапшыруны тәкъдим итә торган роликка (упаковка) кадәр үзгәргән хәзер. Дизайнда зәңгәр, яшел, кызыл төсләр өстенлек итә, динамикага, хәрәкәткә зур урын бирелә, репортажларны да хәбәрчеләр җанлы итәргә тырыша.
- Алып баручылар кастинг ярдәмендә сайланды. Барлыгы 190 лап кеше катнашты. Җиңел булды дип әйтә алмыйм, иң яхшыларын, үз эшенең осталарын сайладык, - ди «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең мәгълүмати тапшырулар буенча генераль директор урынбасары Мәдинә Тимерҗанова.
Аның сөйләвенчә, төп максат - тапшыруның үз йөзен булдыру, мөмкин кадәр күбрәк мәгълүмат тапшыру. Әйтик, хәзер бер тапшыруда 18ләп хәбәр бирелә. Шулай ук сюжетларда вакыйга булган урыннардан туры элемтәләр кертү алымы да еш кулланылачак. «Яңа Гасыр» каналының генераль директоры Илшат Әминов әйтүенчә, бу кыйммәткә төшсә дә, заманча техника әлеге ысулны файдаланырга мөмкинлек бирә. Киләчәктә журналистлар сюжетларда сөйләгән вакытта радиомикрофоннар да куллана алачак.
- Хәзер безнең студияне бербөтен итеп күзалларга була. Рус, татар тапшыруы бергә эшли. Журналистларга да ике телдә аралашырга туры килә. Бу тулы бер мәгълүмати картина тудырырга ярдәм итә. Без татарлар күпләп яшәгән чит төбәкләр белән дә тыгыз элемтәдә торабыз. Татар, рус тапшыруларындагы хәбәрләр 60-70 процентта тәңгәл килсә дә, милли үзенчәлекләргә бәйле тема сайлау мөмкинлеге бар, - ди мәгълүмати һәм иҗтимагый сәяси тапшырулар баш мөхәррире Сәрия Хәбибуллина.
«Яңа Гасыр» каналындагы үзгәрешләр беренче чиратта каналның 15 еллык юбилее кысаларында бара. Үзгәрешләр башка тапшыруларга да кагылачак. Җитәкчеләр бөтен серне ачып бетермәсәләр дә, кайберләре белән уртаклаштылар. Сентябрьгә кадәр каналның баш режиссеры Алмаз Әкбәров һәр тапшыруның яңа стилен булдыруны кайгыртачак. «Яңа Гасыр» каналында «Татар-информ» агентлыгының генераль директоры Леонид Толчинский исә үз тапшыруын алып барачак. Махсус «ТНВ Планета» каналы өчен «Ак Барс» хоккей командасы уеннарын татарча шәрехләп барырга да ниятлиләр. Илшат Әминов әйтүенчә, 2018 елга тапшыруларны НD форматка күчерү дә күздә тотыла. Дөрес, 20 мең берәмлектән артык архив материаллары сакланган күп форматта эшләүче канал өчен бу җиңел түгел. Шулай да заманадан калышмыйлар.
- Бернигә карамастан, «Яңа Гасыр» һәрвакытта да югары дәрәҗәдә, профессиональ яктан төгәл эшләнгән тапшырулардан торачак, -дип вәгъдә итте Мәдинә Тимерҗанова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар