16+

Яңа министр билгеләнде

Татарстанда яңа эчке эшләр министры билгеләнде.

Яңа министр билгеләнде

Татарстанда яңа эчке эшләр министры билгеләнде.

41 яшьлек Артем Хохорин яңа вазифага керешкәнчегә чаклы илнең ЭЭМның төп бүлекчәсе - оештыру-аналитика департаментын җитәкләде. Революцияләр ясарга ышандырмаса да, Артем Хохорин кадрлар составында «нокталы» үзгәрешләр булачагын сиздерде. Тәҗрибәләр ясарга курыкмавын да әйтеп узды ул. Яңа министрны коллективка тәкъдим итеп, РФ ЭЭМ башлыгы урынбасары Сергей Герасимов Хохоринның Марий Эльның барлык яктан да артта калган ЭЭМын берничә ел эчендә алдынгы урынга чыгаруын, яңа министрның ныклы характерга һәм бокс буенча беренче разрядка ия икәнлеген дә ассызыклады. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов элеккеге министр Әсгать Сәфәровның алга таба да республикада хезмәт куячагын билгеләп үтте. Әлегә отпускта булган экс-министрның нинди вазифага билгеләнәсе мәгълүм түгел.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading