16+

«Яңа Тура»ның беренче павильоны әзер

«Яңа Тура» супербазарының беренче павильоны шәхси эшмәкәрләргә һәм юридик затларга тапшырылды.

«Яңа Тура»ның беренче павильоны әзер

«Яңа Тура» супербазарының беренче павильоны шәхси эшмәкәрләргә һәм юридик затларга тапшырылды.

Төзелеп килүче технополисның матбугат үзәге хәбәр иткәнчә, икенче павильонның мәйданнарын арендага тапшыру турындагы сөйләшүләр дә тәмамлану алдында тора. «Без эшмәкәрләрнең активлыгыннан һәм павильоннарның тулылана бару рәвешеннән бик канәгать. Безгә эре эшмәкәрләр белән беррәттән берничә метр гына сәүдә урыны арендаларга теләгән тыйнак сәүдәгәрләр дә килә», - дип белдерде «Яңа Тура» арендатор-компаниясе - «Азинт кэпитал» ҖЧШ башкаручы директоры Раил Миндубаев.
«Яңа Тура»да җитештерүчедән турыдан-туры китерелгән товарлар сатылачак. Технополиска «Кәҗә бистәсе» метро станциясеннән, «Компрессорлар заводы» тукталышыннан һәм тимер юл вокзалыннан һәр 30 минут саен түләүсез автобуслар йөреп торганда юлның ераклыгы сизелмәс тә, мөгаен. Технополис инфраструктурасы һәр павильонда 4әр кафе һәм 7 мең урынга исәпләнгән машиналар кую мәйданын да күздә тота. Эшкуарларны сәүдә павильоннарына кертү октябрьдә оештырылачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading