16+

«Яңарыш»ны яңа эшләр көтә

ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев узган атнада, Россиянең тышкы эшләр министры Сергей Лавров чакыруы буенча, Россиянең ЮНЕСКО эшләре буенча гомуми җыенында катнашты.

«Яңарыш»ны яңа эшләр көтә

ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев узган атнада, Россиянең тышкы эшләр министры Сергей Лавров чакыруы буенча, Россиянең ЮНЕСКО эшләре буенча гомуми җыенында катнашты.

Биредә Россия төбәкләренең ЮНЕСКО белән хезмәттәшлеге турында сөйләштеләр. Минтимер Шәймиев исә Татарстан Республикасының ЮНЕСКО белән хезмәттәшлеге турында сүз алып барды. Ул Казан Кремле архитектура һәм тарихи комплексының Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелүе мөһим этап булуын билгеләп узды. Шулай ук җыенда катнашучыларга «Яңарыш» фонды эшчәнлеге турында сөйләде. Кыскача гына «Татарстанның мәдәни мирасы: Болгар борынгы шәһәрчеге һәм Свияжск утрау-шәһәрчеге» комплекслы проектының гамәлгә ашырылу эше белән таныштырып китте. Минтимер Шәймиев сүзләренчә, аны мәдәни мирасны яңарту буенча дәүләтнең, бизнес, дини оешмаларның һәм киң җәмәгатьчелекнең уртак эре проекты итеп карарга була. Дәүләт Киңәшчесе әлеге проектны тормышка ашыруда быелның август аенда Болгар һәм Свияжскида булып китеп, илнең тарихи һәм мәдәни мирасын саклауда «Яңарыш» фондының эшчәнлегенә югары бәя биргән РФ Президенты В.Путинның ярдәме зур роль уйнавын ассызыклады.
М.Шәймиев шулай ук катнашучыларны Болгар һәм Свияжск тарихи-археологик комплексларының ЮНЕСКО Бөтендөнья мәдәни һәм табигый мирасы исемлегенә кертү эшчәнлеге белән дә таныштырды.
Ахырдан Сергей Лавров Минтимер Шәймиевкә федерализм нигезләрен ныгыту һәм бердәм тышкы сәясәт алып баруга керткән өлеше өчен Россия Тышкы эшләр министрлыгының күкрәк билгесен тапшырды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading