Татарстанда 10 октябрьгә кадәр «Җәяүле» профилактика чарасы бара. Киеменә яктылык чагылдыручы тасма беркетмичә, шәһәр яки авыл читендәге юлга чыккан кеше 500 сум штрафка тартылачак.
- Мондый штраф декададан соң да салыначак, яктылык чагылдыра торган тасмалары булмаган кеше төнлә җәяүләп торак пунктлардан читтәге юлларга чыгып та карамасын,- дип кисәтте Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Рифкать Миңнеханов кичә узган матбугат конференциясендә.
Таләп кырыс, ләкин сәбәпләре бик җитди. Республикада узган ел торак пунктлардан читтә 35 кешене машина бәрдереп үтергән, аларның 31е төнлә һәлакәткә юлыккан. Быелның сигез аенда шундый ук фаҗига белән тәмамланган 43 очрак теркәлгән.
- Җәяүле хәвефкә аеруча дучар. Көзге һәм кышкы караңгылыкта һәлакәтләр саны дүрт мәртәбәгә артып китүчән. Шунлыктан балаларга яктылык чагылдыра торган өс һәм аяк киемнәре кидерү, өлкәннәрнең үзләренең киемнәренә дә махсус фликерлар беркетү зарур. Белоруссиядә бу максатта зур эшләр башкарылган һәм аларда төнлә юл һәлакәтләренә дучар булучылар саны да нык кимегән,- диде республиканың баш автоинспекторы Рифкать Миңнеханов.
Автомобильнең якын утларында гадәти киемнәрдәге кеше 25-30 метрдан күренә. Әгәр киемдә яктылык чагылдыручы тасма булса, күреп алу ераклыгы 200 метрга кадәр арта. Автомобильнең еракка салучы утында гадәти киемнәрдәге кеше 100 метрдан күренә, ә инде яктылык чагылдыра торган элементлары булса, ара 300-350 метрга кадәр җитә.
- Республикада җәяүлеләргә юл бирмәгәне өчен сигез айда гына да 53 367 шофер һәм автоһәвәскәр административ җаваплылыкка тартылды. Штраф - 500 сум. Октябрь аенда һава торышының кискен начарлануы көтелә: җепшек кар явачак, туфракка туң төшәчәк. Транспорт чараларын идарә итүчеләрдән дә, җәяүлеләрдән дә бик игътибарлы һәм сак булу сорала,- дип киңәш итте Рифкать Миңнеханов.
«Татарстан почтасы» дәүләт унитар предприятиесе директоры урынбасары Светлана Гришина хәбәр иткәнчә, «Россия почтасы»ның республика шәһәрләрендәге һәм авылларындагы бүлекчәләрендә октябрь ае ахырларында яктылык чагылдыра торган фликерлар сатыла башлаячак. Аның бәясе 70-150 сум.
Илсур Һадиуллин, Казан шәһәре башкарма комитетының мәгариф идарәсе җитәкчесе:
- Бала - һәр гаиләдә иң кадерле җан иясе. Без аның сәламәт булып үсүен, тормыш юлыннан нык адымнар белән атлап китүен телибез. Тормыш юлына кадәр урамдагы гап-гади юл да бар бит әле. Кагыйдәләрне үтәмәсәң, юлда да һәлакәткә юлыгуың ихтимал. Киемнәргә яктылык чагылдыра торган беләзекләр, стикерлар беркетү таләбен хуплыйм. Хәзер яңа уку елы бара, балалар мәктәптән соң да төрле түгәрәкләргә йөри. Өйгә кайтканда инде караңгы төшкән була. Әгәр киемнәрендә яктылык чагылдыра торган тасмалар булса, балалар игътибарны көчәйтәчәк. Иң теләгәнем шул: транспорт чараларын идарә итүчеләр мәктәпләр, балалар бакчалары яныннан узганда, тизлекне җәяүле адымына кадәр киметсеннәр иде.
Камил Фәйзрахманов, тавыш режиссеры:
- Көн яктылыгы кыска булган көзге һәм кышкы айларда машинада барганда, дөрестән дә, юлда кешене яки башка җисемне күрү авырлаша. Юл билгеләре әнә әллә кайлардан балкып тора. Нигә әле кешеләрне дә балкытмаска, кеше гомере - бәһасез. Киемнәрендә яктылык чагылдыргыч тасмаларны кайбер кешеләр совет заманнарында да кулланды, ләкин ул массакүләм төс алмады гына. Бүген инде мәҗбүри таләп итеп куела икән, мин моны хокукларны кысу дип түгел, ә кеше гомерен саклап калырга тырышу дип кабул итәм.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар