16+

Ярдан ерагайгач, батырлык кими

Казан артындагы Яңа Победилово бистәсеннән 11-12 яшьләрдәге биш малай, әти-әниләренең рөхсәтеннән башка гына резин көймәләрне алып, елгада йөзәргә карар кылалар. Команда икегә бүленә, бер көймәгә икесе, икенчесенә калган өчесе утырып, ишкәкләрне эшкә җигәләр. Тыныч култыкта вакытта сәяхәт мавыктыргыч тоела һәм алар, кыюланып китеп, эчкәрәк керергә уйлыйлар. Ләкин ярдан 100 метр...

Казан артындагы Яңа Победилово бистәсеннән 11-12 яшьләрдәге биш малай, әти-әниләренең рөхсәтеннән башка гына резин көймәләрне алып, елгада йөзәргә карар кылалар. Команда икегә бүленә, бер көймәгә икесе, икенчесенә калган өчесе утырып, ишкәкләрне эшкә җигәләр. Тыныч култыкта вакытта сәяхәт мавыктыргыч тоела һәм алар, кыюланып китеп, эчкәрәк керергә уйлыйлар. Ләкин ярдан 100 метр китүгә, батырлык та, көч тә бетә. Инде бик кире кайтырлар иде дә, ишкәк ишәр чамалары калмый, ярдәмгә дә чакыра алмыйлар - телефоннарын алмаганнар. Ярый әле әти-әниләре вакытында балаларның юклыгын сизеп алып эзләргә керешәләр һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре белән бергә яшь «диңгезче»ләрне ярдан 300 метр ераклыкта исән-сау килеш табып алалар.
Җәй җитүгә, суга батучылар турында күңелсез хәбәрләр ишетелеп тора. Быел ел башыннан 51 кеше батып үлгән инде (шуларның 28е су коену сезоны башлангач). Язмышка сылтаргамы, ваемсызлыккамы, битарафлыккамы - белмәссең. Татарстан буенча гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Хәбибуллин кешеләр суда батуның сәбәпләре дип җирле җитәкчеләрнең, җаваплы кешеләрнең үз эшенә салкын карауларын, су коену, ял итү өчен тиешле шартларны тудырмауларын саный. Батучыларның күбесе - 21е, тиешсез урында һәм салмыш баштан суга кергәннәр. Исереккә диңгез тубыктан дисәк тә, су аларны бик яратмый шул. Елга буйларында ял итүчеләр арасында тәртип бозучылар саны да быел узган елга караганда күбрәк күзәтелгән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading