16+

Ярышка дип киткән җирдән...

Юл-транспорт һәлакәтләрендә гомерләре өзелгән балалар бигрәк тә кызганыч. Бу көннәрдә Әгерҗенең «Спутник» хоккей командасы капкачысы - 11 яшьлек малайның фаҗигале үлеме йөрәкләрне сыкратты. Тагын бер корбан - 36 яшьлек ир-ат. Ул исә «Спутник» уенчыларының берсенең әтисе. Хоккей командасы, микроавтобуска төялеп, Җәлил бистәсендә узарга тиешле ярышка юл алган. Әлегә мәгълүм булмаган...

Юл-транспорт һәлакәтләрендә гомерләре өзелгән балалар бигрәк тә кызганыч. Бу көннәрдә Әгерҗенең «Спутник» хоккей командасы капкачысы - 11 яшьлек малайның фаҗигале үлеме йөрәкләрне сыкратты. Тагын бер корбан - 36 яшьлек ир-ат. Ул исә «Спутник» уенчыларының берсенең әтисе. Хоккей командасы, микроавтобуска төялеп, Җәлил бистәсендә узарга тиешле ярышка юл алган. Әлегә мәгълүм булмаган сәбәпләр аркасында, һәлак булучылар микроавтобус артыннан җиңел машинага утырып киткәннәр. Әлмәт районының Рус Акташы - Җәлил трассасының 20нче чакрымында килеп чыккан һәлакәттә каршы як полосага чыгып хәрәкәт иткән икенче бер җиңел машина йөртүчесе гаепле булып чыккан. Руль артындагы ханым машинасы белән башта микроавтобусны эләктергән, аннан соң автобус артыннан барган машинага килеп бәрелгән. Ир-ат белән 11 яшьлек малай Әлмәт районы хастаханәсенең реанимация бүлегендә җан биргән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading